Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җәза котылгысыз

Гаепләнүчеләр суд тарафыннан төзәлү өчен тәкъдим ителгән мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйлар. Агымдагы елда шартлы хөкем ителү тәртибен бозган 37 кеше ирегеннән мәхрүм ителү урынына озатылды. Бу вакыйганың фигуранты - 38 нчесе. Шартлы хөкем ителгән Т.Сретова Россия җәза үзәү буенча Федераль служба идарәсенең ТР буенча Менделеевск районы филиалында агымдагы елның августыннан исәптә...

Гаепләнүчеләр суд тарафыннан төзәлү өчен тәкъдим ителгән мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйлар.
Агымдагы елда шартлы хөкем ителү тәртибен бозган 37 кеше ирегеннән мәхрүм ителү урынына озатылды. Бу вакыйганың фигуранты - 38 нчесе.
Шартлы хөкем ителгән Т.Сретова Россия җәза үзәү буенча Федераль служба идарәсенең ТР буенча Менделеевск районы филиалында агымдагы елның августыннан исәптә тора. 4 сентябрьдә билгеләнгән көндә инспекциядә теркәлгән хөкем ителүче ханым аннан соңгыларына килми. 45 яшьлек эшләмәүче күпбалалы ана (биш баласы бар) мировой судья Р.Гыймаев тарафыннан 2011 елның августында РФ Җинаятьләр Кодексының 157 нче маддәсе 1 нче өлеше буенча - өч баласына (икесе өлкән яшьтә) алимент түләүдән качып йөргәне өчен сигез айга төзәтү эшләренә хөкем ителә. Спиртлы эчемлекләрне еш кулланучы, эшләмәүче ана үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе карарлары белән берничә мәртәбе административ җаваплылыкка тартыла. Сретовлар гаиләсе асоциаль буларак исәпкә алына. Балалары приютта булган дәвердә белгечләр, хатынның өендә булып, профилактик әңгәмә ярдәмендә сәламәт яшәүгә өндәделәр, эшкә урнашуда булыштылар, әмма ул сынау вакытын үтә алмады. Узган елның октябрендә мировой судья карары белән төзәтү эшләре 2 елда 20 көнгә ирегеннән мәхрүм итү белән алмаштырылды.
2010 елда район суды карары белән ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән хатын, алимент түләүдән качкан өчен Җинаять Кодексы буенча билгеләнгән җәзасы җитди түгел дип исәпләп, аннан баш тартты. Ә юкка... Бу мошенниклык кебек ук җитди җинаять. Әгәр аны үтәүдән баш тартсаң, суд тарафыннан иректән мәхрүм итү карала. Шул ук вакытта өстеннән баласына бурыч түләү йөкләмәсе төшерелми. Т.Сретованың 15 яшьлек кызына түләмәгән алимент күләме 2012 елның июненә 33,4 мең сумга җыела. Ул 11 яшьлек кызына һәм 6 яшьлек улына башкарма документ нигезендә 33,4 меңәр сум түләргә тиеш була.
Суд һәм инспекция кыңгыр юлга басучыларга "упкын" ярында тукталу мөмкинлеге бирә. Әмма кабат шартлы хөкем ителгән Т.Сретова җәза үтәү шартларын кабат боза. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлеге аңа карата эш ачты. Шартлы хөкем җәзасын юкка чыгару буенча инспекция тәкъдиме буенча юлдан чыккан хатын төрмәгә озатылды.
Спиртлы эчемлекләр кулланучы әниләр үз тормышларын үзгәртергә теләмәсәләр һәм көчләреннән килмәсә, моннан чыгу юлы бер генә - яклаучысыз сабыйларның балачагын урлаган һәм психикасына зыян салган аналарга җәза бирергә. Андый хатыннар әни булырга лаек түгел.
Материалда фамилия үзгәртелде.
Л.Саберова, җинаять-башкрма инспекциясе идарәсе филиалының өлкән инспекторы
Р.Шәрәфиева, үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон

2
X