Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Закон буенча яшәргә

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов узган атнадагы эшчәнлекле анализлады. Менделеевлылар сусыз калмады Турай суалгычындагы зур авария нәтиҗәләренә игътибарны юнәлдереп, Игорь Анатольевич күпкатлы йортларда су булмау сәбәпле соңгы көннәрдә Менделеевск һәм Алабуга халкының гадәттән тыш һәм катлаулы хәл кичерүен билгеләде. - Алабугалылар дүрт тәүлек сусыз яшәде. Менделеевлылар...

Дүшәмбе көннең эшлекле киңәшмәсен ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов узган атнадагы эшчәнлекле анализлады.
Менделеевлылар сусыз калмады
Турай суалгычындагы зур авария нәтиҗәләренә игътибарны юнәлдереп, Игорь Анатольевич күпкатлы йортларда су булмау сәбәпле соңгы көннәрдә Менделеевск һәм Алабуга халкының гадәттән тыш һәм катлаулы хәл кичерүен билгеләде.
- Алабугалылар дүрт тәүлек сусыз яшәде. Менделеевлылар бу хәлне җиңелрәк кичерде, чөнки атнаның бу көннәрендә шәһәрдә кайнар су гына булмады. "Менделеевсказот" ҖЧҖ предприятиесендәге су запасы менделеевлыларга проблеманың кискенлеген тоярга ирек бирмәде.
И.Привалов аварияне бетерүгә йогынты күрсәткән "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Менделеевсказот", "Вода Прикамья" ҖЧҖ җитәкчеләренә һәм белгечләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы службасына, ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
- Хәлне аңлаган менделеевлыларга да рәхмәт әйтәсем килә.
Уртача хезмәт хакын яшәү минимумыннан түбән итмәскә
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева гыйнвар-февраль айларында социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Докладта әйтелгәнчә, агымдагы елның ике аенда 802,9 миллион сумлык товар җитештерелгән, хезмәтләр күрсәтелгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырма 101,2% тәшкил итә.
Промышленность
Гамәлдәге бәяләрдә 668,2 миллион сумлык продукция төялгән. Промышленность җитештерүе индексы узган елның беренче ике ае дәрәҗәсеннән 14,5 процентка артыграк.
Барлык төялгән продукциянең 70 проценты (468,3 млн. сум) - "Менделеевсказот" ҖЧҖ, 20% (134,5 млн. сум) - "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, 27% (17,8 млн. сум) - "Кама-Сакс" ПП, 1,0% (6,1 млн. сум) - икмәк заводы һәм 0,3 проценты (2,3 млн. сум) "Ижевский источник" ҖЧҖ өлешенә туры килә.
Куллану базары
Гомуми товар әйләнеше 191,5 миллион сум яки узган елның шул чоры белән чагыштырганда 105,7% тәшкил итте. Ваклап сатуда товар әйләнеше - 181,3 млн. сум (105%). "Камилла" СЙ ҖЧҖ (1,5 тапкыр), "Дионис" ҖЧҖ (28,8%), "Атлант" - ҖЧҖ (8%), "Чаллы икмәге" СЙ ҖЧҖ (4,8%) сәүдә нокталары узган ел белән чагыштырганда әйләнеш күләмен арттыруга ирештеләр.
Төзелеш
Төзелеш-монтажлау эшләре күләме 8,2 млн. сумлык булды яки узган ел белән чагыштырганда 66,9 процентка җитте. Карпов исемендәге заводының төзелеш-монтажлау идарәсе, эш күләмен арттырып, 3 миллион сум (140,7%) үзләштерде, "Резидә" ҖЧҖ - 1,6 млн. сум (125,5%).
Барлыгы 16385 квадрат метр торак куллануга тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы
Гамәлдәге бәяләрдә гомуми продукция күләме 30,6 миллион сумлык ягъни узган ел белән чагыштырма 174,1% тәшкил итте. Сатудан акчалата керем 19,6 миллион сум булды. 931 т сөт (139,6%) һәм 127 т ит (136,6%) сатылды.
Халык исәбе
Районда агымдагы елның ике аенда 54 бала туды, узган елдагыдан дүрткә кимрәк. 74 кеше үлде, 121 кеше күчеп килде, 96 кеше күченеп китте. Гомуми халык саны 30365 кеше.
Предприятие эшчеләренең икътисадый күрсәткечләренә тукталып, Игорь Привалов коллективларда хезмәткәрләргә эш хакы түләү торышын анализлады.
- Төзелеш предприятиеләрендә чагыштырмача уртача айлык хезмәт хакы иң түбәне - 8300 сум. бу өлкәдәге белгечләрне саклап калу мөмкинме? - диде ул һәм җитәкчеләрне һәр предприятиедә уртача хезмәт хакының Татарстандагы яшәү минимумыннан (9117 сум) ким булмаска тиешлеге турында кисәтте.
- Керемнәрне рәсмиләштерү мәсьәләсе район Башкарма комитеты һәм хокук саклау органнары каршындагы махсус комиссия тарафыннан ныклы контрольдә булачак, барыбызга да закон буенча яшәргә кирәк, - дип нәтиҗә ясады И.Привалов.
Социаль яклау
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск районындагы идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина чыгышы 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтүдәге яңа чараларга багышланды.
Шәһәрдә - 3874, авылларда 1772 кеше ташламалардан файдаланучы буларак Социаль яклау идарәсендә исәптә тора.
РФ Президенты Указы нигезендә 37 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 133 тол торак алуга субсидия рәсмиләштерде. Бүгенге көндә 11 тол чиратта тора.
Ел дәвамында идарә хезмәткәрләре район халкына 1902 төрле хезмәт күрсәтте, 15659 кеше реабилитация үзәге филиалы хезмәтләреннән файдаланды.
Ел дәвамында балаларга 12111,3 мең сум күләмендә бердәм акчалата түләү бирелде.
131 инвалид комплекс үзәге аша үтеп, 306 техник реабилитация чарасы алды, 61 кеше - 102 протез-ортопедия җайланмасы, 66 - санаторий-курортка юллама, 129 кеше чиратта тора.
Идарә структурасына "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм "Кама таңнары" социаль приюты керә. Үзәктә өч бүлек: йортта адреслы хезмәт, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм, социаль-реабилитация бүлекләре эшли, алар гражданнарга социаль хезмәткә хокукны гамәлгә ашыруда йогынты күрсәтү, тормышларында социаль-иктисадый шартларны яхшырту, мохтаҗларга, гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча күләмле эш башкаралар.
"Кама таңнары" приюты эшчәнлеге күпкырлылыгы белән аерыла. Өч ел эшләү дәверендә тәрбиячеләр һәм белгечләр кулы аша 250 яшүсмер узды, 2011 елда - 79 бала.
Учреждение, республика конкурсларында актив катнашып, берничә мәртәбә җиңүче булды.
2000 елдан районда "Кайгырту" программасы гамәлдә, аның кысаларында социаль якланмаган гражданнарга ярдәм күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан