Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңа штрафлар турында

РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 июльдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның күпчелек пунктларына штрафлар сизелерлек артты. Ут үткәрү техник регламенты таләпләренә туры килмәгән пыялалар куелган (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) транспорт средствосы белән идарә өчен штраф элеккечә кала - 500 сум. Ләкин өстәмә чара...

РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 1 июльдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның күпчелек пунктларына штрафлар сизелерлек артты.
Ут үткәрү техник регламенты таләпләренә туры килмәгән пыялалар куелган (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) транспорт средствосы белән идарә өчен штраф элеккечә кала - 500 сум. Ләкин өстәмә чара кертелә - дәүләт номерларын салдырып автомобильдән файдалануны тыю. Әгәр шофер тонировкасын урында салдырса, өстәмә чара кулланылмый.
Җәяүлеләр чыгу урынында яисә аның алдыннан 5 метр якынлыкта, тиешле билгеләр белән рөхсәт ителмәгән тротуарда туктау өчен штраф 300 дән 1000 сумга кадәр артты. Маршрут транспорт средстволары парковкасы урынында яки аларга 15 метр якынлыкта (пассажирларны төшерү һәм утыртудан тыш) туктаган өчен штраф 10 тапкырга артты һәм хәзер 1000 сум тәшкил итә.
Тукталышны яки стоянканы тыючы юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен штраф 300 дән 1,5 мең сумга кадәр артты. Әгәр шофер башка автомобильләр өчен каршылык тудыра икән, штраф ике мең сум тәшкил итә, бу очракта транспорт средствосы тоткарлана. Транспортның торак зоналарда хәрәкәтләнүе өчен билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен 1500 сум штраф каралган (элек - 500 сум).
Штрафларны арттыру юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалауда нәтиҗәле чара булыр дип ышанабыз. Әгәр штрафның намуссыз шоферларның кесәсенә сугуыннан тыш, дөрес парковкаланмаган автомобильнең махсус стоянкага эвакуацияләнүен дә исәпкә алсак, бу автохуҗага тәүлегенә 3 мең сумнан артыкка төшәчәк. Икенче тапкыр тимер атын кая туры килде - шунда куясы да килмәс. Мондый хокук бозуларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итәчәк.
Т.Фазлыев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Яћа штрафлар турында