Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Янгыннар сигез тормышны алып китте

Район территориясендә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала. Алты айда 18 янгын теркәлгән, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Янгыннардан матди зыян 9,5 тапкырга диярлек артты һәм 2302187 сум тәшкил итте. Ләкин, халык арасында профилактик чараларга һәм аңлату эшләренә карамастан, янгыннарда кешеләрнең үлүе аерым борчылу тудыра....

Район территориясендә янгыннар белән хәл катлаулы булып кала.
Алты айда 18 янгын теркәлгән, бу 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда өч очракка күбрәк. Янгыннардан матди зыян 9,5 тапкырга диярлек артты һәм 2302187 сум тәшкил итте. Ләкин, халык арасында профилактик чараларга һәм аңлату эшләренә карамастан, янгыннарда кешеләрнең үлүе аерым борчылу тудыра. Узган ел үлем очраклары теркәлмәде, ә быел инде сигез кеше ут корбаны булды, берсе җәрәхәтләнде.
Янгыннарның күпчелеге торак йортларга һәм хуҗалык корылмаларына туры килә. Торак йортларда ут чыгулар көнкүрештә элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдән я белмәүдән, дөресрәге - җинаятьчел салкынлыктан һәм тормышка битараф караудан чыкты. Үлгән сигез кешенең алтысы исерек була. Торак сектордагы төп сәбәпләр: ут белән саксыз эш итү, мич ягулыгыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, электр җиһазларының төзек булмавы - берәр очрак.
Күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе гражданнарны уттан файдаланганда сак булырга, элементар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра. Сүндерүгә героик көч куйганчы, янгынны кисәтүе җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Янгыннар сигез тормышны алып китте