Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Адашкан язмыш

Әти-әнине сайлап алмыйлар. С. тату гаиләдә бәхетле яшәгән балалардан көнләшеп үсте. Бик иртә әбисе карамагына тапшырылган малайның хәтерендә әти-әниләренең исерек компанияләр белән күңел ачулары гына калды. Шуңа күрә дә тормышының иң кадерле минутлары әбисе белән бәйле. Йомшак телле, киң күңелле җан иясе якыннары тарафыннан кыерсытылган сабыйга бар йөрәк җылысын бирде....

Әти-әнине сайлап алмыйлар. С. тату гаиләдә бәхетле яшәгән балалардан көнләшеп үсте.
Бик иртә әбисе карамагына тапшырылган малайның хәтерендә әти-әниләренең исерек компанияләр белән күңел ачулары гына калды. Шуңа күрә дә тормышының иң кадерле минутлары әбисе белән бәйле. Йомшак телле, киң күңелле җан иясе якыннары тарафыннан кыерсытылган сабыйга бар йөрәк җылысын бирде. С. га унөч яшь тулганчы, көннәрен бер-берсен сөендереп кенә уздырдылар. Авыр яшүсмер чорына керү бөтенесен челпәрәмә китерде. Малай әбисеннән ераклашканнан-ераклаша барды. Дуслары беренче урынга чыкты. Бигрәк тә яңа күршенең урнашуы аларның тормышын астын-өскә әйләндерде. Егет әледән-әле шунда кереп югала торган булды. Көннәрнең берсендә аракы исе аңкытып, теле көрмәкләнеп кайтты.
Менә шуннан соң С. ны алыштырып куйдылар. "Безнең яшәү яшәүмени, шул да юк, бу да юк, кешеләр тегеләй дә болай", - дип сөйләнде. Яңа киемдә, заманча кроссовкаларда кайтты. Сораштырган әбисенә җавап: "Синең анда эшең юк" булды.
Ишекне полиция хезмәткәрләре шакыгач, өлкән кешенең куркудан йөрәге туктый язды. Яраткан, күз карасыдай саклап, яклап үстергән нарасые угрылык юлына баскан ләбаса. Шул вакыттан С. ның тормышында бер суд карары икенчесен алыштырды. "Инде котылыр, акылга утырып чыгар, элеккечә тынычлыкта яшәрбез", - дип хыялланган әбекәй һаман да оныгын күрү бәхетенә ирешә алмады. Әбисенең вафат булуы хәбәрен ишетү С. өчен аяз көнне яшен сугу белән бер булды. "Ничек, әле карт түгел ич, авырмады да", дип өзгәләнде. Бигрәк тә җирләргә кайтырга рөхсәт булмау аны чыгырыннан чыгарды. "Нәрсә булса да була, һава суларга чыккач качам", - дигән фикергә килде. Әллә җае чыкты, әллә бик сак кыланды - егет максатына иреште. Тик ерак кына китә алмады. Полиция хезмәткәрләре аны тиз тоткарлады.
Элеккеге срогын да үтәмәгән җинаятьче тагын 3 елда 4 айга холык төзәтү колониясенә озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Адашкан язмыш

2
X