Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ана бурычын оныткан

Тормышка аяк басу чоры тынычсыз 90 нчы елларга туры килгән Анна танышлары арасында "сыра мичкәсе" кушаматын йөртте. Кыска кушамат кеше турында барысын да сөйләп бирә. Чыннан да, кыз көнен шул эчемлек белән башлый һәм тәмамлый иде. Җиңел эчелә, градусы аз, куркасы юк, янәсе. Әмма бу шөгыль аның язмышын челпәрәмә китерде....

Тормышка аяк басу чоры тынычсыз 90 нчы елларга туры килгән Анна танышлары арасында "сыра мичкәсе" кушаматын йөртте.
Кыска кушамат кеше турында барысын да сөйләп бирә. Чыннан да, кыз көнен шул эчемлек белән башлый һәм тәмамлый иде. Җиңел эчелә, градусы аз, куркасы юк, янәсе. Әмма бу шөгыль аның язмышын челпәрәмә китерде.
Вакытында ул компанияләрендә үз булган Андрейга кияүгә чыкты. Ире тырыш, эшчән егет, әз-мәз хезмәт хакына риза булмыйча, Себергә йөреп эшләде. Анна кибеттә сату итте. Керем зур булмаса да, иш янына куш дигәндәй, тормышлары яхшы гына барды. Акча туплап бер бүлмәле фатир алдылар, яңа булмаса да, машина да юнәттеләр. Тик Аннаның инде берничә ел бәбигә уза алмавы борчыды. Кайда гына дәваланмадылар, никадәр генә акчалар түкмәделәр - барысы да бушка. Төшенкелеккә бирелгән хатын еш кына тонус күтәрер өчен дип сыра шешәсенә үрелде. Эшкә соңга калуларыннан, әле теге эш, бу эш бар дип сорап китүләреннән туйган кибет хуҗасының җитди сөйләшүеннән соң, ул хезмәттәшләре белән саубуллашырга мәҗбүр булды. Иренә шартлар начар, аз түлиләр дигән сәбәп тапты. Яхшы акча эшләгән Андрей «синең тиеннәрең кирәкми, өйдә утыр», - диде. Күршеләренең Аннаның күңел ачуларыннан зарлануларына ире башта игътибар бирмәде. Ял итәргә теләп шәһәрдә калгач, хәлнең начарга тәгәрүен күреп, пошаманга төште. Дөресен әйткәндә, хатынына медицина ярдәме күрсәтергә туры килде.
Спиртлы эчемлекләрдән ераклашкан Анна эшкә урнашты һәм озакламый авырга узуын аңлады. Могҗиза гаилә тормышына зур шатлык китерде. Бар уйлары, гамәлләре бала көтүгә юнәлдерелде. Кызлары Галина сау-сәламәт булып, тәгәрәп үсте. Бик теләп балалар бакчасына йөрде. Анна уйламаганда тагын элеккеге кәсебен исенә төшерде. Йорт мәшәкатьләре дә, кадерле баласы да онытылды. "Башка эчмим", дип антлар итсә дә, сүзендә тора алмады. Ире берничә елдан башканы пар итте. Яңа гаиләдә дә кызчык туды. Әлбәттә, бу фаҗиганең иң авыр башы Галинага төште. Әнисе эш урыннарыннан куыла торды, кызына игътибары бетте. Суд аңа балигъ булмаган баласына алимент түләү карары чыгарды. Бурыч җыелды, кызы гына ярдәм көтеп ала алмады.
Икенче суд карары буенча Аннаны алты айга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Озак еллар көтеп алынган бала, ата-аналары исән-имин булуга карамастан, ятимлектә калды.
А.Сәйфетдинов,
прокурор ярдәмчесе,
Ф.Вахриева,
үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан