Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Авария сәбәпчеләре – даими тәртип бозучылар

Эчке эшләр бүлеге бинасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов катнашында киңәшмә булды. Утырыш юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен оештыруга багышланды. Соңгы вакытта республикада һәлакәтләр саны арта, юлларда күпләгән кешеләр үлә һәм җәрәхәтләр ала. Шунлыктан ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Миңнеханов районнарга чыга һәм коллективлар белән киңәшмә барышында һәр җирлектә аварияләр...

Эчке эшләр бүлеге бинасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Рифкат Миңнеханов катнашында киңәшмә булды.

Утырыш юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен оештыруга багышланды. Соңгы вакытта республикада һәлакәтләр саны арта, юлларда күпләгән кешеләр үлә һәм җәрәхәтләр ала. Шунлыктан ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Миңнеханов районнарга чыга һәм коллективлар белән киңәшмә барышында һәр җирлектә аварияләр статистикасын, төзелгән административ материаллар санын исәпкә алып, аларның эшен анализлый.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгәндә күп аварияләрне булдырмый калырга булыр иде, - дип ассызыклады Рифкат Нургалиевич. - Кагыйдә буларак, авариядә гаеплеләр - күп тапкырлар хокук бозучылар, сезнең бурыч - аларны вакытында ачыклау һәм тиешенчә җәза бирү.
ЮХИДИ начальнигы Тәлгат Фазлыев доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп киткәнчә, районда юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда кимеде. Аварияләрнең төп сәбәпләре - тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү.
- Агымдагы елның сигез аенда 22 юл-транспорт һәлакәте булды, 36 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Дүрт авариядә дүрт бала зыян күрде. Балалар травматизмы арту февраль-мартка туры килде, - дип билгеләде Тәлгат Галиәхмәтович.
Юлларда тәртип бозучыларны ачыклауда участковыйлар зур ярдәм күрсәтә. Бу турыда бүлек начальнигы Орудж Гасанов хәбәр итте.
- Сездә резервлар бар, башка шәһәрләр белән чагыштырганда Менделеевск районында аварияләр азрак. Бу - эшегезнең күрсәткече, - диде Рифкат Миңнеханов. - Ирешелгәннәрдә тукталырга ярамый.
ЮХИДИ Идарәсе начальнигы штраф түләмәүчеләр белән эшләүгә акцент ясады. Тәлгат Фазлыев сүзләренчә, әлеге хокук бозу - Административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсе буенча 18 административ материал төзелгән һәм ике очракта җәза чарасы - арест кулланылган.
ЮХИДИ Идарәсе начальнигы визиты кысаларында шәхси мәсьәләләре буенча менделеевлыларны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевские новости Авария сђбђпчелђре – даими тђртип бозучылар