Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Дүрт аяклы дус дошман булганда

Л., үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүен тоеп, караватыннан сикереп торды һәм, үз бүлмәсендәге таныш әйберләрне күреп, "Аллага шөкер, бу төш кенә" дип сөенде. Хатынның соңгы алты айда берәр генә төн тынычлап йоклаганы булдымы икән? Һаман да шул куркыныч төш кабатланып, җанын өшетә. Дөресрәге, өндәгесе төшкә күчте. Эх, ник ул...

Л., үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрүен тоеп, караватыннан сикереп торды һәм, үз бүлмәсендәге таныш әйберләрне күреп, "Аллага шөкер, бу төш кенә" дип сөенде.
Хатынның соңгы алты айда берәр генә төн тынычлап йоклаганы булдымы икән? Һаман да шул куркыныч төш кабатланып, җанын өшетә. Дөресрәге, өндәгесе төшкә күчте. Эх, ник ул көнне кибетне шулай соң урарга булды? Ашыгыч әйбер дә кирәкми иде. Һава торышы яхшы иде шул, бераз урап керәсе килде. Күрәчәгең булса...
Тыкрыктан кинәт килеп чыккан бозау хәтле этнең аңа ташлануы шул кадәр көтелмәгән булды: Л., каршы тору түгел, "ах" дияргә дә өлгермәде. Соңыннан нәрсә булганын ул өзек-өзек кенә хәтерли. Ярдәмгә килгән күршеләре сөйләве буенча, алар кычкырган тавыш ишетеп чыкканнар, "ерткыч"ны бик кыенлык белән аерганнар. Эт берничә минутта авыр яралар ясарга өлгерә. Фельдшер белән участковый беренче ярдәм күрсәткәннән соң, хатынны хастаханәгә озаталар. Белгеч дәвасы алуына карамастан, Л.ның нерв шогы һәм стресс хәле үтми. Котыру авыруыннан куярга тиешле прививкалар көчле авырту тудыра. Алардан баш тартырга туры килә һәм ай саен тикшерү анализлары тапшыру зарурлыгы туа. Шул көннән соң еракта күренгән эт тә көчле курку тудыра. Иң аянычы - төннәре йокысыз уза.
Этен баусыз һәм борынчыксыз урамга чыгарган хуҗаны суд гаепле дип таный. Ул берсүзсез гаебен таныды һәм гафу үтенде. С. этенә дөрес "тәрбия" бирмәгән һәм тирә-юньдәгеләргә аннан нинди дәрәҗәдә куркыныч янавын аңламаган. Закон буенча, хайван тотучы хуҗа дүрт аяклы дусты өчен җаваплы.
Суд мораль һәм физик зарар күргән Л.га 30 мең сум компенсация түләү карары чыгарды. Менә шулай дүрт аяклы дус Л.га һәм, дөресен әйтергә кирәк, С.га да дошманга әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Дњрт аяклы дус дошман булганда

2
X