Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Физик көч кулланып

9-15 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 13 җинаятьнең унысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Салонда - пистолет 15 апрельдә Яр Чаллы-Әгерҗе юлының 16 нчы километрында ЮХИДИ ориентировкасы буенча тоткарланган УАЗ автомобиле салонында травматик пистолет...

9-15 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 13 җинаятьнең унысы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Салонда - пистолет
15 апрельдә Яр Чаллы-Әгерҗе юлының 16 нчы километрында ЮХИДИ ориентировкасы буенча тоткарланган УАЗ автомобиле салонында травматик пистолет табыла. Тикшерү күрсәткәнчә, хуҗаның корал йөртүгә рөхсәт кәгазе була.
Машиналарга зыян
12 апрельдән 13 енә каршы төндә билгесез карак 1951 елгы шәһәрленең ГАЗ автомобиленнән аккумулятор батареясе урлый.
"Тугызынчы" модельле икенче машина хуҗасы 80 меңлек зыян күрә. Билгесез кеше аның автомобилен куып алып китә.
Физик көч кулланып
1988 елгы ханымга тиз арада акча кирәк була. Ул акчалы булуның үзенчәлекле юлын таба: физик көч кулланып, әнисенең 4840 сумын ала.
Атна дәвамында төрле хокук бозулар өчен 29 беркетмә төзелде, шуларның сигезе - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 94 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника