Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хәйләләү ярдәм итмәячәк

Хөкем ителгәннәрнең туганнары кыска яки озын вакытка күрешергә кергәндә холык төзәтү колониясендәге шәхесләргә тыелган әйберләр тапшырган яки тапшырырга омтылган өчен хокукый җаваплылык турында язмача кисәтеләләр. Шуңа да карамастан, гражданнарның тыелган әйберләрне һәм матдәләрне яшереп калдыру ысулларына, хокук бозу сәбәпләренә аңлатмалары торган саен хәйләлерәк була бара. Мисал өчен, 6 августта 54...

Хөкем ителгәннәрнең туганнары кыска яки озын вакытка күрешергә кергәндә холык төзәтү колониясендәге шәхесләргә тыелган әйберләр тапшырган яки тапшырырга омтылган өчен хокукый җаваплылык турында язмача кисәтеләләр.

Шуңа да карамастан, гражданнарның тыелган әйберләрне һәм матдәләрне яшереп калдыру ысулларына, хокук бозу сәбәпләренә аңлатмалары торган саен хәйләлерәк була бара. Мисал өчен, 6 августта 54 яшьлек Чаллы хатыныннан какао порошогы белән бергә кушылган 200 грамм коры чүпрә табып алынды. Аның сүзләренә караганда, алып килгән әйберләренең бер өлешен иренең дуслары әзерләгән. Ул гамәлләрендә кыңгыр эш булуын танымады, игътибарлы булырга һәм чит продуктларны тикшерми кабул итмәскә вәгъдә бирде. Әлеге очрак буенча административ материал төзелде һәм хатынның яшәү урынына җибәрелде. Чаллы суды карары белән гражданка Г. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.12 нче маддәсендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1000 сум күләмендә штрафка тартылды.
22 августта озак күрешүгә кертү бүлмәсендә тикшерү барышында Алексеевск районыннан Б. исемле 30 яшьлек хатынның курткасының эчке кесәсендә хәйлә юлы белән яшерелгән кәрәзле телефон һәм сим-карта табып алынды. Авыл хатыны телефонны "онытканмын" дип аңлатты. Әмма шул ук вакытта кертү-чыгару пунктында тагын бер кәрәзле телефонын тапшырырга онытмаган (тыелган әйберләр алып кергән өчен җаваплылык турында анда да кисәтәләр). Бу очрак буенча да административ материал төзелде һәм Менделеевскиның тикшерү органнарына җибәрелде.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.12 нче маддәсе нигезендә җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә, тикшерү изоляторларында һәм вакытлыча тоту изоляторларындагы шәхесләргә тыелган әйберләр бирү яки бирергә омтылу өчен тыелган әйберләрне, азык-төлекне конфискацияләү белән бергә 1000 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Хђйлђлђњ ярдђм итмђячђк