Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җинаять-башкарма инспекциясенә – 95 ел

Бүген җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 95 ел тула. РСФСРның халык комиссариаты юстициясе циркуляры нигезендә губерна һәм өлкә юстиция бүлекләре каршында 1919 елның 7 маенда оешкан мәҗбүри эшләр бюросы җинаять-башкарма инспекциясенең прообразы булды. 1999 елның 1 июленнән инспекцияләр Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкару системасы карамагына тапшырылды. Җинаять-башкарма инспекцияләре, холык төзәтү учреждениеләре кебек үк,...

Бүген җинаять-башкарма инспекциясе оешуга 95 ел тула.
РСФСРның халык комиссариаты юстициясе циркуляры нигезендә губерна һәм өлкә юстиция бүлекләре каршында 1919 елның 7 маенда оешкан мәҗбүри эшләр бюросы җинаять-башкарма инспекциясенең прообразы булды. 1999 елның 1 июленнән инспекцияләр Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкару системасы карамагына тапшырылды. Җинаять-башкарма инспекцияләре, холык төзәтү учреждениеләре кебек үк, җинаять-хокукый йогынты чаралары һәм ирегеннән мәхрүм итүгә альтернатива буларак җәза үтәү буенча мөһим роль үтиләр. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр санын киметү, хөкем ителүчеләрнең билгеләнгән җәзага мөнәсәбәте кебек бурычларны хәл итү аларның эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле.
- Безнең эштә иң мөһиме - җәза бирү түгел, ә кешенең холкын төзәтү һәм аның кабат җинаять эшләвен кисәтү, - дип билгеләп үтә Россия Җәза үтәү федераль службасы ТР буенча идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясе район филиалы начальнигы вазифаларын вакытлыча үтәүче Лариса Саберова. - Бу хокук саклау, җирле үзидарә органнары, төрле дәүләт һәм хокукый, социаль юнәлештәге, хөкем ителгәннәрне тәрбияләү, аларның җәмгыятьтә тулы тормыш белән яшәүләренә мөмкинлекләр бирүче оешмалардан башка мөмкин түгел.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннарына сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм киләсе көнгә ышаныч булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары даталар