Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Машиналар зыян күрә

18-24 август аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк", "Легаль булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде. Эчәселәре килгән Шәһәр кибетләренең берсенә 1500 сум диярлек зыян килә. Билгесез затлар сәүдә ноктасыннан өчәр шешә виски...

18-24 август аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Курорт", "Мәк", "Легаль булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде.
Эчәселәре килгән
Шәһәр кибетләренең берсенә 1500 сум диярлек зыян килә. Билгесез затлар сәүдә ноктасыннан өчәр шешә виски һәм аракы урлыйлар.
Машиналар зыян күрә
Узган атнада караклар объективында җиңел машиналар булды. Урлашу схемасы бер үк: ишегалдында калган машинаның салонына үтеп кереп, шәхси әйберләр алып чыгу. Беренче очракта автохуҗа акча янчыгыннан һәм плеерыннан колак кага. Район авылларының берсендә яшәүче машина иясенең акчасын, йөртүче таныклыгын һәм шулай ук плеерын алалар. Каракларның шәхесе әлегә билгесез.
Лицензиясез сәүдә иткән
Район авылларының берсендәге сәүдә ноктасында кибетче әлеге төр товарга лицензиясе булмаган килеш аракы белән сату итә.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 21 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 190 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Криминальная хроника Менделеевск яћалыклары

2
X