Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәк – куркыныч үсемлек

2004 елдан Россия Хөкүмәте карары нигезендә составында наркотик матдә булган үсемлекләр, шул исәптән мәк үстерү тыела. Орлыгы азык-төлек әзерләгәндә кулланыла дип, маска астына яшеренгән мәк саламыннан җитештерелгән ацетиллы әфьюн куллану проблемасы безнең илдә дистә еллар элек барлыкка килде. Мәк орлыгының үзендә наркотик матдә юк һәм ул кеше сәламәтлегенә берничек тә...

2004 елдан Россия Хөкүмәте карары нигезендә составында наркотик матдә булган үсемлекләр, шул исәптән мәк үстерү тыела.
Орлыгы азык-төлек әзерләгәндә кулланыла дип, маска астына яшеренгән мәк саламыннан җитештерелгән ацетиллы әфьюн куллану проблемасы безнең илдә дистә еллар элек барлыкка килде. Мәк орлыгының үзендә наркотик матдә юк һәм ул кеше сәламәтлегенә берничек тә янамый. Әмма мәк орлыгы урнашкан тартмачыклар, аның сабагы, яфрагы, сыекчасы бергә кушылганда, химик өстәмәләр ярдәмендә ул наркотикка әйләнә. Мондый катнашма бүгенге наркотиклар базарының яртысын диярлек били. Мәктән наркотик матдә ясау иң гади ысул белән башкарыла, аны куллану еш кына үлемгә китерә.
Мәк орлыгыннан әзерләнгән наркотик агулану дәрәҗәсенең зурлыгы, физик һәм психологик бәйлелекнең тиз барлыкка килүе, дозаны арттырып җибәрү мөмкинлеге булуы белән аерыла. Аның арзан һәм бар кеше дә таба алу мөмкинлеге нәтиҗәсендә Россиядә 90 процентка якын наркоманнар нәкъ менә шул төнәтмәне әзерли, шуның өчен аны "ярлылар өчен наркотик" дип атыйлар. Югары агулау үзлегенә ия әфьюн йөрәк, бавыр һәм башка органнарны тарката, шуның өчен кеше озак яшәми. Мәк төнәтмәсе кулланган кеше аннан баш тарта алмый. Ул организмны шулкадәр пычрата, физик эретмә ярдәмендә чистарту да ярдәм итми.
Мәк сатуны тыеп булмый, чөнки, саламыннан аермалы буларак, аның орлыгы "Россия Федерациясе территориясендә тыелган наркотик һәм психотроп матдәләр исемлеге"нә керми. Узган елның уртасыннан таможня илгә кертелә торган мәкне тулаем тикшерә. Россиягә азык-төлектә кулланыла торган мәк кертүче компанияләре булган дәүләтләрнең хокук саклау органнары белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Безгә чит илдән мәк катнашмасы кертелмәсен өчен, мөмкин булган чаралар күрелә. Шуңа да карамастан, мәк кибетләрдә күренгәли, кулдан сатыла. Эш шунда, стандартларга туры килә торган чит ил җитештерүчеләреннән сатып алына торган мәк партиясенә Россиядә сәүдә арадашчылары чылбыры аша мәк саламы өстәлә.
"Үлем сату урынын хәбәр ит" Бөтенроссия акциясе дәвам итә. Наркотик һәм психотроп матдәләр тарату турында мәгълүматны (85557) 3-97-70 (Алабуга) телефоны аша хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары кеше џђм закон