Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Нәтиҗәләр ясалды, өстенлекләр билгеләнде

Эчке эшләр бүлегенең актлар залында узган традицион оператив киңәшмәдә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Роза Шәрәфиева Чарада район җитәкчесе Валерий Чершинцев, прокурор Альберт Гыйбадуллин, Россия ЭЭМ Менделеевск район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов, суд рәисе Ирек Нәбиев, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар һәм иҗтимагый совет рәисләре...

Эчке эшләр бүлегенең актлар залында узган традицион оператив киңәшмәдә үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.
Роза Шәрәфиева
Чарада район җитәкчесе Валерий Чершинцев, прокурор Альберт Гыйбадуллин, Россия ЭЭМ Менделеевск район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов, суд рәисе Ирек Нәбиев, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар һәм иҗтимагый совет рәисләре Владимир Трапезников һәм Пётр Фёдоров катнаштылар. Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, отчёт чорында бүлек эшчәнлек нәтиҗәлелеге буенча йомгаклауда уңай бәяләмә алды һәм өченче категорияле 19 бүлек арасында беренче урын яулады. 2014 елда районда 345 җинаять теркәлде, 2013 ел белән чагыштырганда 13 очракка кимрәк. Җәмәгать урыннарында 84 җинаять теркәлде, ачыклану дәрәҗәсе 63,5 процент (ТР буенча - 40,8%) тәшкил итә. Рецидив җинаятьчелек сизелерлек үсте. Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган тикшерелгән җинаятьләр саны 111дән 132гә кадәр ягъни 18,9 процентка артты.
Ирешелгән уңай тенденцияләргә карамастан, полицейскийлар эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча тәнкыйть сүзләре әйтелде, күрсәткечләр түбәнәюнең сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелде. Полиция подполковнигы Айбулат Юнысов билгеләп үткәнчә, службаның оператив эшчәнлеге уңышы - хокук саклау органнары службалары һәм структураларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.
Район җитәкчесе В.Чершинцев шәхси составның эшен уңай бәяләде һәм игътибарны 2015 елдагы өстенлекле бурычларга - экстремизм һәм террорга каршы тору, коррупциягә каршы көрәш, җинаятьчелек һәм аварияләр дәрәҗәсен киметү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерде.
- Хокук саклау эшчәнлегенә җәмәгатьчелек, профилактика субъектлары - ирекле халык дружинасы, ветераннар советы, комиссияләрнең көчен җәлеп итеп, темпны киметмичә эшләргә тәкъдим итәм, - дип ассызыклады Валерий Сергеевич, киңәшмәне йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары кеше џђм закон