Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Патриотлар документы

"Минем паспортым - мин гражданин" гомуроссия акциясе кысаларында 1, 3, 4 нче мәктәпләрдә һәм 1 нче гимназиядә чаралар циклы узды. Аларны Россия ФМСИ һәм Россия мәгариф күзәтчелеге оештырды. 1 нче гимназиядә ачык дәрестә алтынчы сыйныфлар педагоглары Лилия Ноговицина һәм Эльмира Баязитова белән "Россия нәрсәдән башлана", "Үз илеңнең гражданины булу нәрсәне...

"Минем паспортым - мин гражданин" гомуроссия акциясе кысаларында 1, 3, 4 нче мәктәпләрдә һәм 1 нче гимназиядә чаралар циклы узды. Аларны Россия ФМСИ һәм Россия мәгариф күзәтчелеге оештырды.
1 нче гимназиядә ачык дәрестә алтынчы сыйныфлар педагоглары Лилия Ноговицина һәм Эльмира Баязитова белән "Россия нәрсәдән башлана", "Үз илеңнең гражданины булу нәрсәне аңлата" темаларына фикер йөрттеләр. Гимназистлар белдерүенчә, болар - Ватанны ярату, тарихын белү һәм аның белән горурлану, илне сакларга әзер булу. Балалар тарихны, дәүләт символикасын яхшы белүләрен викторина барышында күрсәттеләр.
Гимназистлар "паспорт" сүзенең итальянчадан чыгуын белделәр. Русьта беренче шәхес таныклыклары 18 нче гасырда барлыкка килә. 1937 елда совет паспортларына фотолар беркетелә.
Россия ФМС идарәсенең ТР буенча Менделеевск районындагы территориаль пункты начальнигы Елена Алиева Россия гражданинының тормышында паспортның роле, аны рәсмиләштерү кагыйдәләре, алыштыру вакытлары турында сөйләде.
- Озакламый сез дә паспорт алачаксыз, - диде Елена Григорьевна, - бу сезнең тормышыгызда зур вакыйга, гаилә бәйрәме өчен сәбәп. Районда паспортларны тантаналы тапшыру изге традициягә әверелде.
Документны саклау һәм пөхтә куллану турында аерым сөйләшү булды.
- Паспорты торышы буенча аның хуҗасы турында бик күпне белергә була, - дип ассызыклады Е.Алиева.
Дәрес барышында балалар дәүләт имтиханы тапшыру, чит илгә күчү яки бару, документлар рәсмиләштерү, гражданлык хәлен теркәү һәм башка гамәлләрне паспорттан башка үтәп булмау турында йомгак ясадылар. Ләкин аның төп билгеләнеше - Россия гражданинының почетлы статусын раслау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары ФМСИ Менделеевс