Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Уңышны – югалтуларсыз

Иген уңышын җыю башланды. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе техника төзеклеге белән бер рәткә куелырга тиеш. Игеннәрне җыю, эшкәртү һәм саклау урыннарында янгын чыгу һәм башка көтелмәгән хәлләр килеп туудан бөртекле һәм тупас азык югалту кичермәсен өчен, барлык төр милек предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә янгын чыгуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга...

Иген уңышын җыю башланды. Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе техника төзеклеге белән бер рәткә куелырга тиеш.
Игеннәрне җыю, эшкәртү һәм саклау урыннарында янгын чыгу һәм башка көтелмәгән хәлләр килеп туудан бөртекле һәм тупас азык югалту кичермәсен өчен, барлык төр милек предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә янгын чыгуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыруга игътибарны юнәлтеп, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зарур.
Урак өстендә ут чыгуны кисәтү максатында бу кампаниядә катнашучыларның, шулай ук иген басулары янында ял итүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәве зарур. Урып-җыюга җәлеп ителгән хезмәткәрләр инструктаж үтәргә, агрегатлар һәм автомобильләр янгын сүндерү җайланмалары белән (комбайн һәм тракторлар - утсүндергеч, көрәк һәм ике себерке) җиһазланырга тиеш. Һәр агрегатның төзек ялкын сүндерү җайланмасы белән җиһазлануы һәм комплектлануы, кабызу һәм майлау системасының көйләнгән булуы шарт. Ягулыгы эчтә янучы двигательле транспорт йөртүче аның өстен сменага 2-3 тапкыр чистартырга тиеш. Тупланган тузанны һәм ягулык калдыгын эретү лампасы ярдәмендә яндыру тыела.
Уңыш җыйган чорда камыл яндыру, басу белән рәттән учак ягу һәм эретеп ябыштыру эшләрен башкару, махсус урын булмаганда ягулык-майлау материалларын саклау рөхсәт ителми. 25 гектардан артык мәйданлы басу кырында сукалы трактор һәм янгын чыкканда сүндерү өчен су әзерләү кирәк. Урып-җыю чорында янгыннарны булдырмас өчен, икмәк басуларын саклау чараларын алдан күрергә, янгынга каршы гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Игенне беренчел эшкәртү һәм саклау урыннары да янгын сүндерү җайланмалары һәм су запасы белән тәэмин ителгән, электр чыбыклары тикшерелгән һәм төзек булырга тиеш. Икмәкне урып-җыю, эшкәртү һәм саклау чорында янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылык җитәкчеләргә йөкләнә. Кагыйдәләрне бозган очракта, алар административ җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары МЧС хђбђр итђ