Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Зебра” буйлап саклык белән

Республикада "җәяүлеләр юлны чыгу урыны" профилактик чарасы старт алды. Көзге-кышкы чорда транспорт һәм җәяүлеләр агымының сезонлы артуы, шулай ук уңайсыз һава шартлары нәтиҗәсендә юлны аркылы чыгу урыннарында зыян күрүчеләр саны арта. Ункөнлек юл-патруль службасы нарядларының шофёрлар тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсе...

Республикада "җәяүлеләр юлны чыгу урыны" профилактик чарасы старт алды.
Көзге-кышкы чорда транспорт һәм җәяүлеләр агымының сезонлы артуы, шулай ук уңайсыз һава шартлары нәтиҗәсендә юлны аркылы чыгу урыннарында зыян күрүчеләр саны арта. Ункөнлек юл-патруль службасы нарядларының шофёрлар тарафыннан җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләреннән җәрәхәтләнү дәрәҗәсе югары булып кала бирә.
- Республика территориясендә агымдагы елда җәяүлеләрне бәрдерүнең 864 очрагы теркәлде, нәтиҗәдә 85 кеше үлде, 817 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Һәр айда юлны аркылы чыгу урыннарында 2-3 җәяүле вафат була. Юлны аркылы чыгу урыннарында аварияләрнең 92 проценты - шофёрлар гаебе белән, калган сигез проценты кагыйдә бозучы җәяүлеләр гаебе белән килеп чыга.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны үзара итәгатьле булырга, юлны аркылы "зебра" буйлап кына һәм алдан юлның куркынычсыз булуына инангач кына чыгарга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары ДАИ тђрђзђсе