Аларның күңеле далада
644
0
0
Судта эшләре каралган ирле-хатынлы Чалиннарның күңелләре чыннан да балада түгел. Ольга Андрей белән дискотекада танышты. Егет бию түгәрәгендә үзен осталарча тотуы, шаянлыгы белән ошады. Дуслар уртаклыгы да аларның якынаюына бер этәргеч булды. Бер ел дуслашып, очрашып йөргәннән соң загска гариза бирделәр. Дөрес, Андрейның еш кына спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүе кызны...
Судта эшләре каралган ирле-хатынлы Чалиннарның күңелләре чыннан да балада түгел. Ольга Андрей белән дискотекада танышты.
Егет бию түгәрәгендә үзен осталарча тотуы, шаянлыгы белән ошады. Дуслар уртаклыгы да аларның якынаюына бер этәргеч булды. Бер ел дуслашып, очрашып йөргәннән соң загска гариза бирделәр. Дөрес, Андрейның еш кына спиртлы эчемлекләргә өстенлек бирүе кызны сагайтты. Андый икеләнүләрен "мин аны үзгәртәчәкмен" дигән уйлары белән куды. Тик ир тәрбиягә бирелмәде. Ул һаман дуслары белән аралашырга, күңел ачарга омтылды. Өйдә дә әледән-әле бәйрәмнәр оештырды. Ире белән конфликтка керергә теләмәгән Ольга да акрынлап шау-шулы тормышка күнегә барды. "Аңа күп була", дип җылыткыч эчемлекләрне дә капкалады.
Бер-бер артлы ике кызлары тууы да гадәти көндәлекне үзгәртмәде. Компания белән җыелырга сәбәбе дә табылып торды: туган көннәр, соңгы вакытта күбәеп киткән һөнәри бәйрәмнәр, кемнеңдер улы, кызы дөньяга килде. Тынгы юклыкка күрше-күлән ризасызлык белдергәч, эшләре полициягә барып җитте. Тәртипкә чакырган ата-аналары алар өчен дошманга әверелде.
Хәзер өстәл артына хәмерсез утырмаган Чалиннардан дуслары да ераклашты.
Тәүлекнең нинди генә вакытында да аракы исе аңкып торган Андрей эш урыныннан колак какты. Спиртлы эчемлексез бер көн дә торалмаган ир чит милеккә кул суза башлады. Нәтиҗәдә, тимер рәшәткә артына озатылды.
Ольга кайгысын шешәдәшләре белән "уртаклашты". Балалары турында ул бөтенләй онытып бетерде кебек. Ундүрт һәм унике яшьлек кызлар үз көннәрен үзләре күрделәр. Озакламый фатирда "яңа" әти пәйда булды. "Яшьләр" кызлар янына тагын эне дә алып кайтачакларын белдергәч, алар пошаманга төштеләр.
Дөрес, аналары эчүен киметте, күбрәк гаиләдә булды. Тик улын апалары белән калдырырлык булгач, элеккеге күңелле тормышына кайтты. Балаларын тәрбияләү белән тиешенчә шөгыльләнмәүчеләрне күп тапкырлар җинаять һәм административ җаваплылыкка тарту да, әңгәмәләр уздыру да нәтиҗә бирмәде. Контрольсез калган кызлар да мәктәпкә йөрмәделәр. Ата-аналары ирегеннән мәхрүм ителгән балалар приютка урнаштырылдылар. Ольга төрмәдән котылгач балаларын матур гаилә тормышы белән озак сөендерми. Эшкә урнашмаган, бер айнык көне булмаган хатынның фатирында җылылык та, ут та юк.
Суд карары аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итте һәм балаларга алимент түләргә дигән карар чыгарды.
Тайгак юлга баскан ата-ана өч нарасыйның балачагын һәм киләчәген агулады.
Г.Хабибуллина,
прокурор урынбасары
Ф.Вахриева,
үз корреспондентыбыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.6500
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.7500
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.7000
-
15 апрель 2021 - 14:36Район газеталарына язылу дәвам итә Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шәһәрлеләр 2021 елның икенче яртысына «Менделеевские новости» һәм «Менделеевск яңалыклары»на язылуны рәсмиләштерә алдылар. Безне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, сатып алучылар актив якладылар.7700
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.10300
-
15 апрель 2021 - 14:31Космик маршрут Бөтен Россия буйлап кешенең космик киңлегенә очуының 60 еллыгына багышланган акцияләр узды.8400
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12400
-
14 апрель 2021 - 16:01Цветаевский пирогы рецепты Пирогка ни өчен андый исем бирелүе турында төгәл мәгълүмат юк. Әмма аның сеңелләре — Марина һәм Анастасия Цветаевалар ХХ гасыр башында алма пирогы пешергән һәм кунакларны сыйлаган дигән имеш-мимеш бар.7900
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.8900
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәкРайон башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.9800
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.13900
-
12 апрель 2021 - 15:34Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат Галимә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.13700
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12400
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84