Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Алкогольгә каршы рейдлар

    Ял көннәрендә Менделеевскида руль артына исерек килеш утырган шофёрларны барлау буенча рейдлар булды. "Антипьянь" акциясе кысаларында юл-патруль службасы экипажы белән берлектә рейдта административ практика офицерлары, полицейскийлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Җомга кичендә берничә сәгать кизү тору барышында аек булмаган бер генә шофёр да ачыкланмады. Руль артында исерек машина...

    Ял көннәрендә Менделеевскида руль артына исерек килеш утырган шофёрларны барлау буенча рейдлар булды.
    "Антипьянь" акциясе кысаларында юл-патруль службасы экипажы белән берлектә рейдта административ практика офицерлары, полицейскийлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Җомга кичендә берничә сәгать кизү тору барышында аек булмаган бер генә шофёр да ачыкланмады. Руль артында исерек машина йөртүче икенче көнне тоткарланды, ул гаиләсе белән дача участогыннан өенә кайта иде.
    - Узган атнада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 202 очрагы теркәлде, шул исәптән административ штраф түләмәгән өчен - өч шофёр, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев. - Исерек килеш руль артына утыруга килгәндә, аңа 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: