Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Балалар җинаятьчелегенә каршы торырга

    Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсү район активы, мәктәпләр директорлары катнашында хокук саклау органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән Координацион киңәшмәсендә хәл итү өчен җитди сәбәп булды. Утырышны ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов президиум өстәле артына район прокуроры Айрат Галимәрдәновны, район суды рәисе Ирек Нәбиевны, Россия ЭЭМның Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Геннадий Сушковны,...

    Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсү район активы, мәктәпләр директорлары катнашында хокук саклау органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән Координацион киңәшмәсендә хәл итү өчен җитди сәбәп булды.
    Утырышны ачып, район җитәкчесе Игорь Привалов президиум өстәле артына район прокуроры Айрат Галимәрдәновны, район суды рәисе Ирек Нәбиевны, Россия ЭЭМның Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Геннадий Сушковны, Россия ФССП Идарәсенең ТР буенча Менделеевск районара суд приставлары бүлеге начальнигы Вячеслав Коровинны, Россия Тикшерү комитеты идарәсенең ТР буенча Алабуга районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Константин Ачаевны чакырды.
    Читтә калмаска
    Билгеләнгән тема буенча сүз башлаганчы, Игорь Привалов җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын, барлык менделеевлыларны чит бәлагә битараф калмаска, су басу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды.
    - Кичә Россиядә матәм көне булды, - диде Игорь Анатольевич. - Ул РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Краснодар краендагы фаҗигале вакыйгалар сәбәпле игълан ителде. Су басу 171 кешенең гомерен алып китте, тагын 17 се хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Геленджик, Новороссийск, Крымск шәһәрләрендә, Дивноморское, Нижнебаканская, Неберджаевская һәм Кабардинка поселокларында 24 мең кеше зыян күрде. Крымскида су җиде метрга күтәрелде - биредә барысыннан да күбрәк йортлар җимерелде, үлүчеләрнең иң күп саны теркәлде.
    Фаҗига сәбәпле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә предприятиеләр һәм оешмалар, муниципаль һәм шәһәр округлары көче белән гуманитар ярдәм һәм хәйрия средстволары җыюны оештыруны йөкләде.
    Кабул итү пункты ачык
    - Районда гуманитар ярдәм җыю Социаль яклау идарәсендә оештырылачак, - дип хәбәр итте Әлфия Салаватуллина.
    Зыян күрүчеләр түбәндәге продуктларга кискен ихтыяҗ кичерәләр: шешәле су, 1 сортлы бодай оны, макарон эшләнмәләре, карабодай ярмасы, балалар ризыгы: коры сөт катнашмалары, ит һәм балык консервалары, шырпы, шәмнәр, эш бияләйләре һәм перчаткалары, эчке кием, урын-җир кирәк-яраклары: одеял, мендәр, матрац, йокы капчыклары, шәхси гигиена средстволары, памперслар, бер тапкыр кулланылучы савыт-саба.
    Мәгълүматны 2-53-00 телефоны аша алырга була.
    Җитешсезлекләрне бетерергә
    2012 елның алты аенда районда җинаятьчелек торышы турында мәгълүмат белән район прокуроры Айрат Галимәрдәнов чыгыш ясады.
    Ул билгеләп киткәнчә, агымдагы елның беренче яртысында авыр җинаятьләр саны 1 дән 27 гә артты. Өч үтерү һәм бер талау белән һөҗүм итү булды.
    Җинаятьләрнең күпчелеген урлаулар тәшкил итә. Отчет чорында 63 урлау теркәлде, бу 2011 ел белән чагыштырганда 18гә кимрәк, 49ы ачылды - 68,1%, 2011 елда - 71,6%. Исерекләр кылган җинаятьләр саны 36 дан 53 кә артты. Элек хөкем ителгәннәр кылган җинаятьләр күп, үсеш 6,7%.
    Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр артты - 9 дан 21 гә. Айрат Фәритович сүзләренчә, җинаятьчелек артуның төп сәбәпләре - полициянең участок вәкилләре һәм җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан хөкем ителгәннәр, шул исәптән балигъ булмаганнар, шулай ук психиатрда, наркологта исәптә торучылар белән сүлпән профилактик эш, иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыкканнарга җитәрлек контроль булмау. Притоннарны ачыклау буенча көчәйтелгән эш таләп ителә.
    Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек торышы турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков сөйләде. Ул билгеләп киткәнчә, балалар җинаятьчелеге үсүнең төп сәбәпләре булып үсмерләр һәм аларның ата-аналары белән сүлпән профилактик эш, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, укытучылар, җәмәгать тәрбиячеләре тарафыннан уңышсыз балаларга җитәрлек контроль булмау тора.
    - 21 җинаятьнең 15е төнлә кылынган, ә үсмерләр 22.00 сәгатьтә өйдә булырга тиеш, - дип ассызыклады Геннадий Павлович.
    - Мәгариф учреждениеләрендә мәктәп яки училище уставын бозучылар, даими дәресләр калдыручылар белән эшнең сүлпән алып барылуы да мөһим фактор булып тора. Укытучылар, бу фактларны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектән яшереп, учетта торучыларның саны аз булуы турында кайгырталар.
    Моннан тыш, балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе эше канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә оештырылган. КДН утырышлары расланган график нигезендә үткәрелми, административ материаллар вакытында каралмый.
    Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сатуның өч очрагы ачыкланды.
    Мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау турында мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина сөйләде.
    Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә 32 укучы тора, шуларның алтысы җинаять кылган. Болар - 1, 3, 4 нче мәктәпләрдән - берәр, коррекция мәктәбеннән өч укучы.
    24 үсмер урлашкан өчен исәпкә куелган, бишесе - алкоголь кулланган, берсе дәрес калдырган өчен. Нигездә балалар 7-9 нчы сыйныфлар укучылары. Хокук бозуларның сәбәпләре: ата-аналарның үз бурычларына салкын карашы, балалар һәм ата-аналар арасында конфликтлар, гаиләнең түбән матди хәле, мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәрбия эшенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. 2011 елда җәйге чорда укучылар белән төрле пландагы эшләр алып барылганлыктан, җинаятьләр кылынмады. Быел да шундый ук нәтиҗә булыр дип ышанабыз.
    Балигъ булмаганнар эше комиссиясе эше турында отчет белән, җәмәгать тәрбиячеләренең эшен активлаштыруга акцент ясап, комиссия рәисе урынбасары Александр Макаров чыгыш ясады.
    Суд приставлары службасының Менделеевск районара бүлеге начальнигы Вячеслав Коровин Рөстәм Исмәгыйлович Гафаровның район башлыгы булып эшләгән чорындагы кебек, тәрбия эшен мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башлау тәкъдиме белән чыкты.
    Рәислек итүче Игорь Привалов йомгаклау сүзендә киңәшмәдә катнашучыларны көчне балалар җинаятьчелеген булдырмауга тупларга чакырды.
    - Бер генә җитәкче һәм депутат та үз өстеннән бала язмышы өчен җаваплылыкны алырга тиеш түгел. Бу үз баласы булмаса да. Балалар - безнең киләчәк. Аларны бәладән саклап калу өчен, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау эшен яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк.
    Координацион киңәшмәне җаваплы службалар һәм җәмәгать тәрбиячеләре катнашында кварталга бер тапкыр үткәрүне тәкъдим итәм, - диде ул.
    Киңәшмә карар кабул итү белән төгәлләнде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим