Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Дистанцион мошенниклар

    Эчке эшләр бүлегенә алынган өч гаризада бер үк сценарий ята.

    Мошенниклар зыян күрүчеләргә төрле операторлар номерларыннан шалтыраталар һәм аларның туганнары юл-транспорт һәлакәтенә очрады һәм эшне зурга җибәрмәс өчен акча кирәк дип хәбәр итәләр. Бу очракларда аферистлар 30, 50 һәм 200 мең сорыйлар.

    85951 мең сумыннан колак каккан

    Мошенниклар шәһәрле ханымның шундый суммада акчасын кулга төшерәләр.
    Зыян күрүченең гаризасында язылганча, шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныта. Ханымның ышанычына кереп, акчаларының иминлеген тәмин итәм дип, алдау юлы белән аның 85951 мең сумын үзләштерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: