Эшеннән өенә кайтмаган
16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Эченә кадаганнар 21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54...
16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Эченә кадаганнар
21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54 яшьлек ир шикләнелә. Ул беркайда да эшләми, элек хөкем ителгән.
Тагын кәрәзле телефоннар
Ун яшьлек менделеевлының аралашу чарасын сәнгать мәктәбе фойесында алалар. Урланган телефон 2001 елгы малайда табыла. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә тагын бер телефон югала. Билгесез кеше аны 2003 елгы кызның кесәсеннән ала.
Койманы - металлга
21 апрельдә Гунин урамындагы бер йорттан чуен койма урлануы турында хәбәр алына. Койма сүтелгән килеш металл кабул итү пунктында табыла. Караклар тоткарлана.
Акча үзләштергән
1987 елгы менделеевлы ярты ел сәүдә нокталарына икмәк-булка әйберләре ташый. Ләкин алынган акчаларны кассага тапшырырга ашыкмый. Нәтиҗәдә икмәк заводына ун мең сумнан артык зыян килә.
Операция барышында
"Контрафакт" операциясе барышында Алабуга-Әгерҗе трассасының 15 нче километрында 1981 елгы шәһәрле идарә иткән җиңел машинаны тикшергәндә арткы утыргычта һәрберсе 400әр грамм авырлыктагы өч кап кондитер мәге табыла. Шоферга һәм пассажирга медицина тикшерүе үткәрү аларның марихуана, амфетамин куллануларын ачыклый.
Эшеннән кайтмаган
Район авылларының берсендә яшәүче 1969 елгы ир 18 апрельдән бирле югалганнар исемлегендә. Ул шул көнне иртәнге җидедә эшеннән китә һәм өенә кайтмый. Озак вакыт спиртлы эчемлекләр кулланган.
Ноябрьдә югалган
19 апрельдә Монай авылы янында Тойма елгасы ярында гәүдәсе таркала башлаган хатын-кыз мәете табыла. Тикшерү барышында аның узган елның ноябрендә район авылларының берсендә югалган 1952 елгы хатын булуы ачыклана.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, шуларның 16сы - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 105 очрагы ачыкланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.2800
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.7000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.6800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.8200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8100
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.8400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.10300
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.9800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика