Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – сигез наркодилер
Россиянең Татарстан буенча Наркоконтроль идарәсе тикшерү службасы тарафыннан Интернет-кибет аша синтетик наркотик саткан регионара оешкан җинаятьчел төркемгә җинаять эше судка тапшырылды. Россиянең ТР буенча Наркоконтроль идарәсе матбугат төркеме җитәкчесе Альбина Бакунина хәбәр иткәнчә, наркоҗинаятьчеләр хөкем карарын көтә. Россия законнары буенча аларның һәркайсына 20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Алар Омск,...
Россиянең Татарстан буенча Наркоконтроль идарәсе тикшерү службасы тарафыннан Интернет-кибет аша синтетик наркотик саткан регионара оешкан җинаятьчел төркемгә җинаять эше судка тапшырылды.
Россиянең ТР буенча Наркоконтроль идарәсе матбугат төркеме җитәкчесе Альбина Бакунина хәбәр иткәнчә, наркоҗинаятьчеләр хөкем карарын көтә. Россия законнары буенча аларның һәркайсына 20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный. Алар Омск, Новосибирск, Казан һәм Бөгелмә кешеләре. Икесе югары уку йорты студентлары, җинаятьчел төркемдә ике хатын-кыз да бар. Катнашучыларның яшьләре - 20 дән 32 гә кадәр.
Тикшерү билгеләгәнчә, узган елда республика башкаласына Омскидан 20 яшьлек ике җинаятьтәш килә. Алар Казанның бер районында вакытлыча фатир билиләр һәм эшкә керешәләр. Кыңгыр эш башкаручылар, таратучыларны һәм булачак клиентларны җәлеп итү өчен, маркетинг "хәйләсе" белән бизнес-план эшлиләр. Партияләрне күпләп һәм ваклап сату Авиатөзелеш районында була, район буенча алар велосипедта хәрәкәт итәләр. Әмма наркобизнесны киң колачка куя алмыйлар, чөнки озакламый наркоконтроль хезмәткәрләре тоткарлый. Вакытлыча яшәүче фатирларыннан синтетик наркотикның аеруча зур партиясе табыла.
Аларга алмашка Казан шәһәренә Новосибирскидан 20 яшьлек шундый ук гамәл белән шөгыльләнүче студент килә. Ул да, Омскидан килгән җинаятьтәшләре кебек, схема белән эшләмәкче була, ләкин Татарстан полицейскийлары тарафыннан тоткарлана. Башкалада синтетик матдә таратучылар сафын яшь гаилә тулыландыра. 32 яшьлек ир хатыны белән берлектә шул ук Интернет-кибет аша наркотикларны күпләп сата. Гаилә наркоподряды озакламый җинаять эшенә тагын өч дустын, шул исәптән хатынының ахирәтен җәлеп итә. Наркополицейскийлар хатынны фатирында синтетиканың аеруча зур партиясе белән тоталар. Шул ук вакытта ире наркотикка бәйлелеге булган дуслары белән "кәефле" хәлдә зур тизлектә шәһәр буйлап автомобильдә йөри. Ваемсыз куу авария белән тәмамлана, юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән полицейскийлар курьерның кулына богау кигертәләр. Бу вакыйга төнлә җәелдерелгәнлектән генә кеше корбаннары булмый кала.
Оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктату нәтиҗәсендә оператив төркем 2400 грамм куллануга әзер тарту өчен катнашма һәм 1400 югары концентрацияле "тоз" алды. Аларның авырлыгы башка наркотик матдәләр белән катнаштырганда җинаятьчеләрнең оста кулларында 20 килограммнан артырга мөмкин.
Шулай итеп, 23 килограммнан артык тарту өчен катнашма республика наркобазарына килеп җитмәде. Наркодилерлар эш иткән Интернет-кибет Роскомнадзор йогынтысы белән ябылды.
Соңгы вакытта наркотиклар тарату өчен интернет-ресурслардан файдалану тенденциясе күзәтелә. Акча эшләргә теләүчеләр наркокурьерга әйләнә. Шул ук вакытта алар аеруча авыр җинаять кылуларын аңлап эш итәләр. Татарстанның наркоконтроль идарәсе Роскомнадзор белән берлектә хокукка каршы мәгълүматы булган социаль челтәрдән файдаланучыларны һәм төркемнәрне, сайтларны барлый һәм яба.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.5300
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.4300
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.5100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6500
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.5000
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.7200
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.6100
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.7400
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10200
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика