Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ирек Нәбиев: "Судтан яклау һәм гаделлек эзлиләр"

    Ел башы, традиция буенча, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга сәбәпче була. Корреспондентыбыз Роза Шәрәфиеваның район суды рәисе Ирек Нәбиев белән әңгәмәсе нигездә төп ике темага багышланды: судьялар тарафыннан гадел хөкем башкару нәтиҗәләре һәм аның кулай булуы, шулай ук хокукый яңарышлар, үзгәрешләр. - Ирек Гыйльмегаянович, суд корпусы эшчәнлеге нәтиҗәләре профессионал күзлегеннән...

    Ел башы, традиция буенча, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга сәбәпче була. Корреспондентыбыз Роза Шәрәфиеваның район суды рәисе Ирек Нәбиев белән әңгәмәсе нигездә төп ике темага багышланды: судьялар тарафыннан гадел хөкем башкару нәтиҗәләре һәм аның кулай булуы, шулай ук хокукый яңарышлар, үзгәрешләр.
    - Ирек Гыйльмегаянович, суд корпусы эшчәнлеге нәтиҗәләре профессионал күзлегеннән ниндирәк?
    - Узган елга йомгак ясап шуны билгеләп үтәргә кирәк, судта йөкләмәләр күләме кимеми, эш һәм материаллар саны арта, әмма бу кулланыла торган карарлар сыйфатына берничек тә йогынты ясамый. Мисал өчен, апелляция тәртибендә кире кагылган мировой судьялар карарлары үзгәрешсез калдырылган. Кассация тәртибендә шикаять бирелгән район суды карарлары белән ТР Югары Суды судьялары ризалашты. Бу эшчәнлегебезнең сыйфатын, судьялар һәм аппаратның югары һөнәри осталыгын дәлилли. 2012 елда федераль судьялар тарафыннан 107 җинаять, 753 гражданлык, 2045 башка суд эше, мировой судьялар тарафыннан - 134 җинаять, 2205 гражданлык эше, 1475 административ материал каралды. Соңгы биш елда гражданлык эшләре арту тенденциясе күзәтелә, мисал өчен, федераль судьялар тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 200 эш күбрәк каралды.
    - Кешеләр хәзер үзләре судка килә, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау судьялар эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып тора...
    - Бу чынлап та шулай һәм гражданлык эшләре арту шуны дәлилли. Узган ел дәвамында федераль һәм мировой судьялар тарафыннан андый эшләр өч меңгә якын каралды. Икътисадый, милек, гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклау һәм гражданлык белән бәйле мәсьәләләр гражданлык эшләренең төп өлешен тәшкил итә.
    Мировой судьялар тарафыннан каралган гражданлык эшләренең өчтән берен хезмәт хакын түләтү турында үтенеч гаризасы биләп тора. Ике айдан артык хезмәт хакын түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган булса да (РФ ҖК 145.1 нче маддәсе), аның буенча максималь җәза - биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, эш бирүчеләр Конституциядә һәм Хезмәт кодексында гарантияләнгән хокукларны бозалар.
    - "Хөкем җәзасы үтәү урыныннан азат ителгән шәхесләргә административ күзәтчелек турында" федераль закон кабул ителү белән, судларга яңа төр эшләр йөкләнде. Судьялар нинди проблемалар белән очрашты?
    - Яңа закон иреккә чыккан хөкем ителгәннәргә контрольнең элек гамәлдә булган системасын яңарта. Административ күзәтчелекне билгеләү, озайту һәм туктатуда судның катнашуы закондагы мөһим һәм принципиаль яңа үзгәреш, ягъни административ чикләүләр суд тарафыннан гына билгеләнә. Күзәтчелек булган шәхескә карата түбәндәге административ чикләүләр билгеләнә: массалы һәм башка чаралар үткәрү урыннарында булу, аларда катнашу, суд билгеләнгән территория чикләренә чыгу, тәүлекнең билгеле бер вакытында торактан тыш һәм башка биналарда булу тыела. Һәм, ниһаять, айга 1-4 мәртәбә яшәү яки теркәлү урыны буенча эчке эшләр бүлегенә килү мәҗбүри.
    - Ирек Гыйльмегаянович, җәза үтәп иреккә чыккан кешеләрнең сораулары тумыймы?
    - Еш кына үзенә карата административ күзәтчелек билгеләнгән шәхесләр аптырап сорыйлар: ни өчен шундый чикләүләр? Шуны билгеләп үтәргә кирәк, закон административ күзәтчелек билгеләнергә тиешле кешеләрне төгәл күрсәтә. Беренчедән, өстеннән алынмаган яки төгәлләнмәгән хөкем җәзасы булу - мәҗбүри шарт. Икенчедән, әгәр кеше авыр һәм аеруча авыр җинаять, шулай ук балигъ булмаганның ирегенә һәм җенси кагылгысызлыгына каршы кыңгыр эш башкарган, барлык төр рецидивлар буенча җинаять өчен хөкем ителгән булса, административ күзәтчелек турында мәсьәлә туарга мөмкин. Суд гражданлык-процессуаль кодексы таләпләре нигезендә эшли, ә ул әлеге төр эшләрне тикшерүне тәртипкә сала.
    - Ел башыннан суд системасында җинаять эшләре буенча суд карарларын кабат тикшерүнең апелляция тәртибен җайга салучы федераль закон тулы күләмдә эшли башлый. Бу хокукый яңалык турында тулырак сөйләгез әле.
    - Әгәр узган елда федераль судьялар чыгарган карарлар кассация тәртибендә кабат каралса, 1 гыйнвардан законлы көченә кермәгән карарлар апелляция тәртибендә кабат карала. Кыскача әйткәндә, кассация суды карарга төп мәсьәлә буенча, эш буенча дәлилләрне тикшермичә үзгәреш кертә. Бүгенге көндә апелляция режимында эшләрне караганда тикшерү тәртибе беренче инстанциядә суд процессыннан чынлыкта аерылмый. Апелляция суд тарафыннан беренче инстанция чыгарган карарны нигезләнгән реаль тикшерү, аңа нигезле төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бирә. Шуны билгеләп үтәм, карарларны кире кагу (шикаять язу) вакыты үзгәрмәде. Апелляция шикаяте, элеккеге кебек, суд карары игълан ителгәннән соң 10 тәүлек эчендә, ә сак астында булган хөкем ителгәнгә - аңа суд карарының күчермәсен тапшырганнан соң шул ук вакытта бирелә.
    - Һәм соңгысы. Ирек Гыйльмегаянович, судларда эшләр саны артуны исәпкә алып, суд процессын технологик модернизацияләү аеруча актуальләшә.
    - Суд системасын камилләштерү һәм киләчәктә модернизацияләү көн кадагыннан алынмый торган мәсьәлә. Алар судларның эшчәнлек сыйфатын тәэмин итү белән бәйле. Безнең судка килгәндә, узган елда шәхесләрнең суд утырышы турында хәбәрне мобиль телефон аша SMS ярдәмендә җибәрү буенча яңа механизмны кертте. Һичшиксез, бу тиешле шәхесләрнең ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Заманча технологияләр куллану судьялар, суд, гражданнар һәм оешмалар арасында оештыру-процессуаль мөнәсәбәтләрне рациональ һәм нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим