Кисәтелгән, димәк коралланган
Тиз ышанучан һәр кешегә мошенниклар тозагына эләгү куркынычы яный. Күпләр реклама, отышлар, бушлай бүләкләр һ. б. ларга күптән ышанмый инде. Интернет һәм кәрәзле телефон элемтәсе аша кешеләрнең акчасын үзләштерергә теләгән мошенникларның хәйләсеннән ничек сакланырга? Март аенда республикада теркәлгән шундый очракларның берничәсенә тукталыйк. Билгесез хатын бозымны юк итәм дигән хәйлә белән...
Тиз ышанучан һәр кешегә мошенниклар тозагына эләгү куркынычы яный.
Күпләр реклама, отышлар, бушлай бүләкләр һ. б. ларга күптән ышанмый инде. Интернет һәм кәрәзле телефон элемтәсе аша кешеләрнең акчасын үзләштерергә теләгән мошенникларның хәйләсеннән ничек сакланырга? Март аенда республикада теркәлгән шундый очракларның берничәсенә тукталыйк.
Билгесез хатын бозымны юк итәм дигән хәйлә белән 21 яшьлек кызның 20,6 мең сум акчасын һәм алтын әйберләрен кесәсенә сала. Зыян 100 мең сумга җитә.
Мошенник үз телефоныннан 31 яшьлек гражданинның абонент номерына "Шевроле Круз" автомобиле откан дигән хәбәр җибәрә, шундый юл белән алданган зыян күрүче "Связной" кәрәзле элемтә салоны терминалы аша алдап талаучыга 30 мең сумга якын акча күчерә.
21.30 сәгатьтә билгесез кешеләр 35 яшьлек клиентка Россия Саклык банкының пластик картасы блокировкаланган дигән СМС җибәрәләр. Шуннан соң, зыян күрүче белән шалтыратышып, картаны гамәлгә кертү өчен аның алдап пин-кодын белешәләр. Һәм хатынның 40 мең сум акчасын үз янчыкларына салалар. Ышанучанлыгы һәм саксызлыгы нәтиҗәсендә ул зур суммада югалту кичерә. Әгәр уйлап карасак, кем 21.30 сәгатькә кадәр банкта эшли?! Шундый ук сценарий буенча Чаллыда яшәүче хатын йөз мең сумыннан мәхрүм кала.
Икенче очракта мошенник йорт телефонына шалтырата, үзен полиция хезмәткәре дип атый, хуҗаның юл-транспорт һәлакәтенә эләккән улына ярдәм итәм дип, 100 мең сумын үзләштерә. Зыян күрүче акчаны түләү терминалы аша үз куллары белән күчерә.
Колониядә җәза үтәүчеләр кулында кәрәзле телефон зонадан чыкмый гына мәкерле эш башкару өчен яхшы ысул. Дистәләгән ышанучаннар шундый кешеләр корбаны булды инде. Чаллыда яшәүче хатынның телефонына улыныкына охшаган тавышлы яшь кеше шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм 200 мең сум акча күчерү кирәклеге турында хәбәр итә. Ханым билгеләнгән урынга килеп, акчаны тапшырганнан һәм чираттагы инструкцияне алганнан соң гына, улына шалтыратырга ният кала. Бу очракта тикшерүчеләр акчаның кайда күчерелгәнен һәм колониядәге аферистны ачыклыйлар. Суд алдау юлы белән талаучыга 150 мең сумны хатынга кире кайтарырга дигән карар чыгара, ул мошенник файдасына нәкъ шул сумманы күчергән була.
Аферистлар кармагына еш кына пенсионарлар эләгә дигән фикер йөри. Әйе, чыннан да, алар бозым чыгаручы, дәвалаучы, финанс пирамидалары коручы һәм лотерея отышы турында СМС җибәрүче мошенникларның ау объектлары булып санала. Әмма, мисаллардан күренгәнчә, яшьләр дә бу тозакка эләгә. Өлкән яшьтәгеләргә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләргә, аферистлардан сакланырга һәм уяу булырга кирәк. Сезнең туганнарыгызга яки полициягә шалтыратып алуыгыз артык булмас, киресенчә, ул бар нәрсәне ачыклау мөмкинлеге тудырыр, әмма бу эшне акча белән бәхилләшкәнче эшләргә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.3600
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.3200
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.3600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.3500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.3400
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика