Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Координацион совет утырышыннан

    Район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында Координацион совет утырышы узды. Статистика юатмый ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирде. Ел башыннан район юлларында җиде авария булган, аларда биш кеше үлгән, сигезе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. - Статистика юатмый, - диде Тәлгат Галиәхмәтович....

    Район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашында Координацион совет утырышы узды.
    Статистика юатмый
    ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирде.
    Ел башыннан район юлларында җиде авария булган, аларда биш кеше үлгән, сигезе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
    - Статистика юатмый, - диде Тәлгат Галиәхмәтович. - Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны икегә артты.
    Биш юл-транспорт һәлакәте Яр Чаллы-Әгерҗе автоюлында теркәлгән, иң аварияле көннәр - чәршәмбе (3) һәм җомга (2).
    - Аварияләрнең күпчелеге теркәлгән Тихоново янында сул борылышны киңәйтеп, кисешкән юлны реконструкцияләү таләп ителә, - дип яңгырады докладта.
    - Юлларның куркыныч участокларын үзгәртеп кору республика программасы кысаларында булачак, - дип ассызыклады Игорь Привалов. - Планда - "Метелица" ягыннан шәһәргә керү, Бәзәкәдә әйләнгеч юлларны яктырту. Ә Яр Чаллы-Әгерҗе трассасындагы аварияле участокны җентекле игътибарга алып, өстәмә чаралар күрербез.
    Аннан соң Тәлгат Фазлыев юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен атады: тизлекнең конкрет шартларга туры килмәве, каршы як полосага чыгу, юл кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлдерелгән максатчан рейдлар, профилактик эш турында сөйләде.
    Урманчыларның кызу чоры
    ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән 20 апрельдән республика территориясендә янгынга каршы режим урнаштырылды.
    Янгын куркынычсызлыгы, үткәрелүче чаралар турында Менделеевск участогы лесничие Миңнегаян Мөхәммәтҗанов мәгълүмат бирде.
    Районның урман массивы буенча янгын куркынычсызлыгының уртача классы 2,8 тәшкил итә. Патруль өчен ике УАЗ машинасы файдаланыла. Сабанлы ПКЛ-70 тракторы, тиешле инвентарь бар. Район территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы төзелгән.
    - Эссе һава торышы урнашты, кешеләр урманнарга ялга чыга башлады, - диде Миңнегаян Таһирович. - Кайберәүләр үзләреннән соң сүндерелмәгән учаклар калдыралар, бу күпчелек очракта янгыннарга китерә. Шулай ук басуда коры үлән һәм салам яндыру да борчылу тудыра.
    - Урман юлларына төшү урыннарына шлагбаумнар куярга кирәк, - дип комментарий бирде район башлыгы.
    Иреклеләргә ставка
    Районда ирекле янгын сагы торышы турында мәгълүматны Менделеевск гарнизоны начальнигы Александр Балясов тәкъдим итте.
    Районда 22 бүлекчә оешкан: тугыз ирекле янгын командасы һәм 13 ирекле янгын дружинасы. Аларның төп бурычлары - янгыннарда кешеләрне һәм милекне коткару, беренче ярдәм күрсәтү, авария-коткару эшләре үткәрү.
    - Еш кына нәкъ ирекле янгынчылар бәла-каза урынына беренчеләрдән булып киләләр, - диде Александр Юрьевич. - Ләкин барлык җирлекләр дә техника белән тәэмин ителмәгән, аларны урнаштыру өчен шартлар тудырылмаган, төзексезлекләр бетерелмәгән. Шунлыктан техник регламент таләпләре бозыла: беренчел бүлекчәләрнең килеп җитүе шәһәрдә 10 минуттан артмаска тиеш, авыл торак пунктларында - 20 минут. 86 нчы янгын часте ирекле янгынчыларны укытуны оештыруга ярдәм күрсәтергә әзер, без аларга ставка ясыйбыз, - дип йомгаклады Александр Балясов.
    Координацион совет утырышы йомгаклары буенча карар кабул ителде.
    Рәхилә Мехәмәтханова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: