Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Коррупция белән көрәштә җиңәргә

    Бүгенге көндә ришвәтчелек белән көрәш җәмгыятьнең мөһим проблемасы булып кала. Мондый җинаятьләрне ачыклау һәм аңа киртә куюда прокуратура, көч структуралары хезмәткәрләре район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссия белән берлектә тыгыз элемтәдә эшли. Ришвәтчелекне тиз генә җиңеп һәм бетереп булмый. Аның белән көрәш системасы әлегә камил түгел, ләкин власть органнары коррупциягә...

    Бүгенге көндә ришвәтчелек белән көрәш җәмгыятьнең мөһим проблемасы булып кала. Мондый җинаятьләрне ачыклау һәм аңа киртә куюда прокуратура, көч структуралары хезмәткәрләре район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссия белән берлектә тыгыз элемтәдә эшли.


    Ришвәтчелекне тиз генә җиңеп һәм бетереп булмый. Аның белән көрәш системасы әлегә камил түгел, ләкин власть органнары коррупциягә каршы эшчәнлеккә актив кушылдылар. Һәм ул ил күләмендә үзенең җимешләрен бирә. Ришвәт алган өчен РФ Административ хокук бозулар һәм Җинаятьләр Кодексларындагы төзәтмәләр кырысланса да, әлегә көткән нәтиҗәләр бирми. Коррупционерларның акчага булган мәхәббәте куркудан көчлерәк.
    Штраф плюс конфискация
    РФ Административ хокук бозулар кодексында кемнедер яисә юридик зат кызыксынуында законсыз бүләкләү өчен административ җаваплылык каралган. Мондый гамәлләр (РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.28 нче маддәсе) юридик затларга акча средстволарының йөз мәртәбә күләмендә, кыйммәтле кәгазьләр бәясе, башка милек, милек характерындагы хезмәтләр, яисә вәгъдә ителгән яисә юридик зат исеменнән законсыз бирелгән яисә күрсәтелгән, ләкин бер миллион сумнан да ким булмаган акчаны, кыйммәтле кәгазьләрне, башка милекне яисә милек характерындагы хезмәтләр бәясен, башка шәхси хокукларны конфискацияләү белән штраф салуны күздә тота.
    Һәр эшкә алучы белергә тиеш
    Район прокуратурасы һәм башка хокук саклау органнары икътисадый юнәлештәге җинаятьләрне, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын максатчан үткәрәләр. 2008 елның 25 декабреннән "Коррупциягә каршы чаралар турында" Федераль законны үтәмәү өчен эшкә алучыларга зур штраф каралган. Аның нигезендә алар хезмәт яисә гражданлык-хокукый килешүе төзегәндә гражданин белән 100 мең сумлык бәяле эш эшләүгә (хезмәт күрсәтүгә), дәүләт яисә муниципаль служба вазифасын алыштыручы, исемлекләре РФ норматив-хокукый актлар белән урнаштырылучы, ике ел дәвамында ул эштән киткәннән соң 10 көндә килешү төзү турында яллаучы хезмәткәр вәкиленә соңгы эш урыны буенча хәбәр итәргә бурычлы..
    - Законның мондый таләбен үтәмәүчегә РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.29 нчы маддәсе буенча административ җаваплылык карала - хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү яисә эшләрне башкаруга, яисә дәүләт яисә муниципаль хезмәткәргә хезмәт күрсәтү яисә элеккеге хезмәткәргә, - дип аңлата район прокуроры Антон Чураков.
    Гражданнарга 4 меңгә сумга кадәр штраф каралган, вазифаи затларга - 50 мең сум, юридик затларга - 500 мең сумга кадәр.

    Блицсораштыру

    Ни өчен халык ришвәтчелек белән көрәштә пассив?
    Билгеле булганча, кешеләрнең күбесе ришвәт алу турында хәбәр итмәскә тырыша. Ни өчен? Без бу турыда менделеевлылардан сораштык.


    Рифкат Нәгыймов, хәрби пенсионер:
    - Мин бервакытта да, беркемгә дә ришвәт бирмәдем, аннан башка да мөмкин дип саныйм. Уйланырга кирәк, ришвәтне алучы гына түгел, бирүче дә җинаятьче була. Һәм аның турында әйтергәме? Бәлки, бу ул кеше өчен бердәнбер юлдыр. Закон һәм намус кушканча яшәргә киңәш итәм.
    Илдус Әбүзәров, элеккеге эшмәкәр:
    - Ришвәтсез яшәргә мөмкин дип саныйм. Моның өчен тормыш дәрәҗәсе лаеклы булырга тиеш, берүк вакытта ришвәт алган өчен лаеклы җәза да. Ә халык, миңа калса, әлеге өлкәдә булган үзгәрешләргә ышанмый, шуңа күрә актив түгел.
    Гөлнара Иванова, күпбалалы әни:
    - Халыкның активлыгын күтәрү өчен хокук саклау органнары бер шалтыратуны да игътибарсыз калдырырга тиеш түгел. Әгәр дә бу мөрәҗәгатьләр тиешле дәрәҗәдә тикшерелсә һәм алар буенча карарлар кабул ителсә, ул вакытта ышаныч барлыкка килер, кешеләр дә ришвәтчелек фактлары турында хәбәр итәрләр иде.
    Михаил Смирнов, хезмәт ветераны:
    - Ришвәтчелектән башка да яшәп була дип ышанам. Моны безнең бабайлар һәм әтиләр, сугыштан соңгы буын вәкилләре исбатладылар. Намус, дөреслек, закон буенча тормыш безнең коллективның әхлакый нигезен тәшкил итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: