Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Куллар елгырлыгы...һәм мошенникларга уңыш елмайд

    Полицейскийлар күп мәртәбәләр кисәтсәләр дә, социаль мошенниклык кимеми. Менделеевлылар шулкадәр тасма телле кешеләрнең сүзләренә ышаналар һәм мошенниклар кармагына эләгеп җиңел генә акчаларыннан колак кагалар. "Астан сындырып" "подлом"- аферачының яраткан алымы, ул кечкенә әйбер сатып алганда сатучыга биш мең сум номинал белән купюра суза, ә кайтарып бирелгән акча вак купюралар була....

    Полицейскийлар күп мәртәбәләр кисәтсәләр дә, социаль мошенниклык кимеми.

    Менделеевлылар шулкадәр тасма телле кешеләрнең сүзләренә ышаналар һәм мошенниклар кармагына эләгеп җиңел генә акчаларыннан колак кагалар. "Астан сындырып" "подлом"- аферачының яраткан алымы, ул кечкенә әйбер сатып алганда сатучыга биш мең сум номинал белән купюра суза, ә кайтарып бирелгән акча вак купюралар була. Ләкин соңрак "кинәт" очраклы рәвештә мошенник 200-300 сум үзендә таба да, шуңа товар сайлый. Бу вакытта "подлом" була да инде: Мошенник сатучы алдында 5000 сум акчаларны санап, аларны сатучыга кире кайтара янәсе, ләкин купюраларның беразын бирми кала.

    Шундый ук астыртын эшләрне мошенниклар таныш булмаган кешеләр белән зур акчаларны ваграгына алыштырганда башкаралар.Аеруча өлкән кешеләргә саграк һәм игътибарлырак булырга кирәк. Алар янына социаль хезмәткәр кыяфәтендәге аферистлар килергә һәм "иске" купюраларны "яңасына" алыштыруны сорарга мөмкиннәр. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре таныш булмаган кешеләргә акча вакламаска кирәклеге турында кисәтәләр. Алар мошенниклар! Мондый фактлар булганда кичекмәстән 112, 02, 2-18-59 телефоны аша полициягә хәбәр итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: