Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Мошенниклар корбаны булмас өчен

    Штрафлар һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләргә квитанцияне игътибар белән тикшерегез. Әгәр нәрсәгә булса да шикләнәсез икән - Идарәче компаниядән яисә штраф килгән оешмадан мәгълүматны тикшерегез. Әгәр дә сезгә, туганыгыз яисә танышыгыз бәлага юлыккан һәм аңа ярдәм итәр өчен зур суммада акча кирәк, дип хәбәр итсәләр, бу мәгълүматка ышанмагыз. Сездә яисә туганыгызда...

    Штрафлар һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләргә квитанцияне игътибар белән тикшерегез. Әгәр нәрсәгә булса да шикләнәсез икән - Идарәче компаниядән яисә штраф килгән оешмадан мәгълүматны тикшерегез.

    Әгәр дә сезгә, туганыгыз яисә танышыгыз бәлага юлыккан һәм аңа ярдәм итәр өчен зур суммада акча кирәк, дип хәбәр итсәләр, бу мәгълүматка ышанмагыз.

    Сездә яисә туганыгызда куркыныч авыру барлыгына һәм аны дәваларга акча яисә кыйммәтле дарулар кирәк, дигән мәгълүматка ышанмагыз, табиблар аны телефоннан хәбәр итмиләр.

    Приз уйнатканда катнашырга, могҗизалы дару, приборлар яисә арзан әйберләр һәм азык-төлекләр сатып алырга риза булмагыз.

    Үзегез катнашмаган лотерея призы алырга риза булмагыз.

    Бозым яисә күз тиюне бетерергә, күрәзәлек итәргә, киләчәкне белергә ризалашмагыз, - бу үзләренә ышанган кешеләрнең акчаларына ия булырга яхшы сәбәп.

    Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз, хәтта алар махсус служба, полиция, шифаханә, ТКХ һәм башка өлкә эшчәннәре булсалар да. Әлеге белгечне җибәргәннәрме юкмы икәнлеген шалтыратып сорагыз.

    Банк картасының тыюлыгы турындагы мәгълүматны андагы кайнар линиягә шалтыратып тикшерегез.

    Урамда таныш булмаган кешеләр сүз башласа саграк булыгыз. Аларның тәкъдимнәренә ризалашмагыз, торагыгызга чакырмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: