Наркотикларга каршы “Мәк” операциясе
Һәр елны җәй җитүгә гомумроссия ведомстволы оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала. Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. "Мәк" операциясе эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык, таможня службасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә һәм башкарма властьнең федераль, республика органнары үзара хезмәттәшлек...
Һәр елны җәй җитүгә гомумроссия ведомстволы оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала.
Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. "Мәк" операциясе эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык, таможня службасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә һәм башкарма властьнең федераль, республика органнары үзара хезмәттәшлек итү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Үсемлекләрдән ясалган наркотикларны законсыз әзерләү проблемасының никадәр кискен булуын аңлау җир хуҗаларының шәхси җаваплылыгын арттырырга, башкарма власть органнары белән берлектә наркотик матдәле үсемлекләр булган участокларны барлау һәм алардан арындыру, профилактик эшне көчәйтүгә һәм кисәтүнең нәтиҗәле чараларын активлаштыруга китерергә тиеш. Шул ук вакытта авыл җирлекләре хакимияте наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз культуралаштыруга каршы тору буенча наркоконтроль һәм эчке эшләр бүлеге органнары белән берлектә нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итү кирәк.
Муниципаль берәмлекләр хакимиятләре җирнең реаль хуҗалары һәм аннан файдаланучылар белән берлектә үз территорияләрендә кыргый наркотиклы үсемлекләр чыганагын юк итү өчен турыдан-туры җаваплылар. Бу "Наркотик һәм психотроплы матдәләр турында" федераль закон һәм административ хокук бозучылар кодексы нигезендә каралган. Наркополицейскийлар дача участоклары һәм җир хуҗаларын культуралаштыру тыелган наркотик матдәле үсемлекләрне үстерү турында кисәтүне үз бурычлары дип саныйлар, аларны бетерү чарасын күрмәү җаваплылыкка китерәчәк. РФ Җинаятьләр кодексының 231 маддәсендә уннан артык мәк һәм егермедән артык киндерне законсыз культуралаштырган өчен аның нинди үсеш дәрәҗәсендә булуына карамастан хезмәткә түләүнең минималь күләменнән 700 тапкыр артык штраф яки өч елдан сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. РФ Административ хокук бозу кодексының 10.5.1. маддәсе нигезендә наркотик матдәле яки составында психикага тискәре йогынты ясаучы матдә булган үсемлекләрне законсыз культуралаштырган өчен граҗданнарга 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, юридик шәхесләр өчен - 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.
Законны белмәү җаваплылыктан коткармый. Үсемлекләр чәчәк ату һәм өлгерү вакытында наркоконтроль хезмәткәрләре менделеевлыларның дача участокларында наркотик матдәле үсемлекләрне эзләү буенча рейд үткәрәчәкләр, шулай мәк сезонында барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч турында кисәтеп йөриячәкләр. Шуны белү кирәк, Россия законы буенча РФ Административ хокук бозулар кодексында җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар өчен наркотик матдәле кыргый культураларны юк итү буенча чаралар күрмәгән өчен җаваплылык каралган. Гражданнарга хезмәткә түләүнең минималь күләменнән 15 тән егермегә кадәр тапкыр артык, вазифаи шәхесләргә 30-40, юридик шәхесләргә 300 дән 400 гә кадәр тапкыр артык административ штраф каралган.
Әгәр мәк яки киндернең кыргый һәм культуралаштырылган үсентеләрен күрсәгез, наркоконтроль федераль службаның ТР буенча идарәсенә (843) 273-43-45 ышаныч телефоны яки 8 (85557) 3-97 телефоны аша Алабуга районара бүлегенә шалтыратуыгыз сорала. Шулай ук наркоконтрольнең электрон адресы буенча хәбәр җибәрергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 апрель 2021 - 19:35«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.2700
-
22 апрель 2021 - 16:07«Посёлок» ТИС территориясендә яшәүчеләр җиде төрле милли ризык турында сөйләделәр Икенче мәктәптә «Милли аш-су — халыклар дуслыгына ачкыч» исемле бәйрәм оештырылды.3600
-
22 апрель 2021 - 16:06Татар Кокшаны авылында сугыш кырында башларын салган якташларга һәйкәл куярга телиләр Халыкны кабул иткәндә шәһәрдәшебез район башлыгына шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.3500
-
22 апрель 2021 - 15:15Балалар иҗат үзәгендә «Традицияләр һәм инновация ялганышында кулдан заманча тукучылык» өстәмә белем укытучылары өчен республика стажировкасы булды Аның төп максаты — станокларда туку традицияләрен саклау, аны ТРсы халыклары мәдәни мирасының бер өлеше буларак өйрәнү. Чарада Зәй, Яр Чаллы, Тукай, Алабуга, Әгерҗе һәм Ютазы районнары педагоглары катнашты.3600
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.3900
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.7800
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.9300
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.4500
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.4300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале узды С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.14100
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.12500
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика