Патриотлар документы
"Минем паспортым - мин гражданин" гомуроссия акциясе кысаларында 1, 3, 4 нче мәктәпләрдә һәм 1 нче гимназиядә чаралар циклы узды. Аларны Россия ФМСИ һәм Россия мәгариф күзәтчелеге оештырды. 1 нче гимназиядә ачык дәрестә алтынчы сыйныфлар педагоглары Лилия Ноговицина һәм Эльмира Баязитова белән "Россия нәрсәдән башлана", "Үз илеңнең гражданины булу нәрсәне...
"Минем паспортым - мин гражданин" гомуроссия акциясе кысаларында 1, 3, 4 нче мәктәпләрдә һәм 1 нче гимназиядә чаралар циклы узды. Аларны Россия ФМСИ һәм Россия мәгариф күзәтчелеге оештырды.
1 нче гимназиядә ачык дәрестә алтынчы сыйныфлар педагоглары Лилия Ноговицина һәм Эльмира Баязитова белән "Россия нәрсәдән башлана", "Үз илеңнең гражданины булу нәрсәне аңлата" темаларына фикер йөрттеләр. Гимназистлар белдерүенчә, болар - Ватанны ярату, тарихын белү һәм аның белән горурлану, илне сакларга әзер булу. Балалар тарихны, дәүләт символикасын яхшы белүләрен викторина барышында күрсәттеләр.
Гимназистлар "паспорт" сүзенең итальянчадан чыгуын белделәр. Русьта беренче шәхес таныклыклары 18 нче гасырда барлыкка килә. 1937 елда совет паспортларына фотолар беркетелә.
Россия ФМС идарәсенең ТР буенча Менделеевск районындагы территориаль пункты начальнигы Елена Алиева Россия гражданинының тормышында паспортның роле, аны рәсмиләштерү кагыйдәләре, алыштыру вакытлары турында сөйләде.
- Озакламый сез дә паспорт алачаксыз, - диде Елена Григорьевна, - бу сезнең тормышыгызда зур вакыйга, гаилә бәйрәме өчен сәбәп. Районда паспортларны тантаналы тапшыру изге традициягә әверелде.
Документны саклау һәм пөхтә куллану турында аерым сөйләшү булды.
- Паспорты торышы буенча аның хуҗасы турында бик күпне белергә була, - дип ассызыклады Е.Алиева.
Дәрес барышында балалар дәүләт имтиханы тапшыру, чит илгә күчү яки бару, документлар рәсмиләштерү, гражданлык хәлен теркәү һәм башка гамәлләрне паспорттан башка үтәп булмау турында йомгак ясадылар. Ләкин аның төп билгеләнеше - Россия гражданинының почетлы статусын раслау.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.2400
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2400
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.2800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2800
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.2800
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.4900
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.4500
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7500
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика