Шәраб харап итте
Озакка сузылган раштуа каникулларын Г. бик күңелле уздырды. Яшел еланны үз иткән дуслары белән әле аның фатирында, әле таныш-белешләрендә кәеф ачтылар. Гыйнвар уртасы җитүгә карамастан, бер максат белән "төйнәлгән" төркем һаман да таркалмады. Башта трагедия уйналасы кич алдагыларыннан берние белән дә аерылмады. Хәмердәшләр аннан-моннан юнәткән ризык һәм берничә шешә көмешкә...
Озакка сузылган раштуа каникулларын Г. бик күңелле уздырды.
Яшел еланны үз иткән дуслары белән әле аның фатирында, әле таныш-белешләрендә кәеф ачтылар. Гыйнвар уртасы җитүгә карамастан, бер максат белән "төйнәлгән" төркем һаман да таркалмады.
Башта трагедия уйналасы кич алдагыларыннан берние белән дә аерылмады. Хәмердәшләр аннан-моннан юнәткән ризык һәм берничә шешә көмешкә тирәсенә җыелдылар. Юк кына нәрсәдән чыккан бәхәс аларны ике каршы лагерьга бүлде дә куйды. Иренең котырынып сүгенүе һәм тупас этеп җибәрүе чыгырыннан чыгарды аны. Менә шуннан соң нәрсә булганын Г. анык кына хәтерләми дә. Хатынны кулындагы пычакның канга батканын күрү һәм тынычландырырга теләп барысының да аңа ташлануы айнытып җибәрде. Кухня идәнендә канга баткан өйдәшенең хәрәкәтсез яткан гәүдәсен тану барысына да нокта куйды. Күзләре градуслы эчемлектән тонган компаниядән берсе ашыгыч ярдәм чакырды. Әмма, авыр тән җәрәхәтләре алган һәм күп кан югалткан К. икенче көнне хастаханәнең реанимация бүлегендә үлә.
Г. "ире" белән эш материалларыннан күренгәнчә, эт белән песи кебек яшәгән. Моңа кадәр дә кычкырышулар, бер-берсенә кул күтәрү очраклары булган. Ир белән хатынның ызгышлы тормышы, ике атнага якын хәмер парыннан аерылмый яшәүләре, җыелганнар алдында хатынның мәсхәрәләнүе нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлана. Экспертлар ирнең күкрәгендәге ике тирән яра үпкә пәрдәсен тишеп аны җәрәхәтләүгә китерүен һәм кабырга арасында урнашкан вена һәм артериягә зыян килүен, тагын җилкә, тез тирәсендә дә җәрәхәтләр ясалуын ачыклыйлар.
Тоткарланганнан соң Г. гаебен тулысынча таный. Аңа карата зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Менделеевск районы суды карары буенча Г. 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Язма героена тормышын киләчәктә ничек төзү турында уйланырга вакыт күп булачак. Фаҗигалы вакыйга Г. га гыйбрәт булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.10400
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.8500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.9900
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.10900
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11000
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр8900
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.12900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика