“Спайслар” белән куркыныч уеннар
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды. 32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек...
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды.
32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек үзәге туган шәһәрендә булган, ләкин менделеевлы наркотик сатуны Алабугада һәм Чаллыда да көйләргә исәп тоткан. Шул максат белән автошәһәргә үзенең җинаятьтәшен җибәргән, тегесе анда кызы белән күчеп киткән.
Кыңгыр юлдан йөрүче 29 яшьлек егет героин һәм марихуана кулланган өчен берничә мәртәбә наркополицейскийларга эләгә. Әмма яшь кеше, бу гамәленең ахыры ничек бетәсен тулы мәгънәдә аңламыйча, арендага алган фатирда тарту катнашмалары фасовкалый һәм саклый. Клиентларны ул кулланучылар арасыннан эзли, җинаятьчел наркотөркем әгъзалары үзләре дә "спайс" тарталар. Оператив хезмәткәрләрдәге мәгълүмат буенча, наркотиклар Санкт-Петербургтан китерелә.
Наркодилерларны тоткарлау өчен җитәрлек дәлил туплап, Татарстанның наркоконтроль хезмәткәрләре махсус операция үткәрә. Аның барышында вакытлыча арендаланган фатирда бер килограммнан артык марихуана һәм куллану өчен әзер 60 доза "спайс" табыла. Наркотикларны законсыз саткан өчен җинаять эше кузгатыла. Шиклеләргә 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
Кагыйдә буларак, мондый җинаятьләр җентекләп планлаштырыла һәм системалы характер йөртә, шунлыктан алар авыр һәм аеруча авырлар категориясенә кертелә. Бу проблеманың тагын бер аспекты бар. Россия буенча яңа синтетик наркотик кулланучы яшь кешеләрнең күпләп үлүе күзәтелә. Наркоманнар "спайслар"дан акылларын гына түгел, тормышларын да югалталар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.2600
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5800
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.4400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5000
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.5000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика