Уеннан уймак
Типсә тимер өзәрлек Гариф көтмәгәндә инвалид булды да куйды. Гасыр чире беркемне дә аямый икән шул. Инфаркт аны гадәтләнгән тормыш рәвешеннән аерды. Ул хәзер гомерен авыруга кадәр һәм аннан соңгы чорга бүлә. Кайчандыр "Эх, вакыт булса тегеләй итәр идем, болай итәр идем", дип хыялланган ир калын-калын томлы китаплар актарып та,...
Типсә тимер өзәрлек Гариф көтмәгәндә инвалид булды да куйды.
Гасыр чире беркемне дә аямый икән шул. Инфаркт аны гадәтләнгән тормыш рәвешеннән аерды. Ул хәзер гомерен авыруга кадәр һәм аннан соңгы чорга бүлә. Кайчандыр "Эх, вакыт булса тегеләй итәр идем, болай итәр идем", дип хыялланган ир калын-калын томлы китаплар актарып та, телевизор каналларын эзләп тә алҗады. Йокысыз төннәрдә ул тәрәзә каршына басып төнге тормышны күзәтә. Гариф йортта яшәүчеләрнең кайсы нинди сменага эшкә йөрүен, кемнең кайчан, нинди машинага утырып кайтуын да белеп бетерде. Бүген дә кинәт йөрәге кысудан уянып киткән ир уңайлы кәнәфигә сыенып "тәрәзә" телевизорын күзәтте: шау-гөр килеп бер төркем яшьләр узып китте, ике яшь йөрәк аерылырга теләмичә, озак кына кулга-кул тотынышып басып торды. Менә эре-эре атлап, кемнедер көткәндәй карангалап каршыга бер егет килеп басты. Кабызган тәмәкесен тартып бетерми сүндергәч, куртка кесәсен капшап нәрсәдер барлады. Бераздан почмактан борылган машинаны күреп, йөгерә-атлый шул якка ашыкты. Шофер машинадан чыгып җитмәстән, усал әтәчтәй канатларын җәеп, аңа йодрык яңгыры яудыра башлады. Егет, сугыш чукмарыннан котылырга теләп, подъезд ишегенә таба чапты. Тик аны куып җиткән төнге "сугышчы" тын алырга да ирек бирмәде: һаман дөмбәсләвен белде. Эшнең кыза баруын күреп утырган Гариф "полициягә шалтыратмый булмас", дип уйлады. Төнге явызның кулында пычак уйнавын күргәч, сикереп үк торды. Кызып-кызып егеткә пычак кадаган егет шул арада күрше урамга йөгерде. Күз алдында уйналган фаҗигадан йөрәк өянәге кузгалган Гариф даруын эчкән арада ашыгыч ярдәм һәм полиция машинасы килүен күрде. Икенче көнне күрше-күлән ниндидер егетнең реанимациядә пычак ярасыннан үлүе турында сөйләде. Җинаятьчене дә тиз тапканнар, бергә аралашкан танышы булып чыккан...
Суд материалларыннан күренгәнчә, бер компания яшьләр еш кына күңел ачканнар, комарлы уеннар оештырганнар. Шуларның берсендә Пилюгин белән Гәрәев чәкәләшеп киткән дә инде. Беркайда да эшләмәүче, күптән түгел генә тимер читлектән чыккан П. бар бәхәсне пычак көченә таянып хәл итәргә ярата. Ул төнне фатирда чакта шешәдәшләре аны туктата ала. Әмма ул мәкерле уеннан кайтмый. Эшен шаһитларсыз башкарырга уйлый.
Экспертиза мәрхүмнең җидедән артык пычак ярасы барлыгын һәм күкрәк тирәсендәге тирән җәрәхәттән үлүен белдерә. Суд карары буенча (алдан уйлап эшләнгән үтерү) җинаятьче 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Тормыш урманында адашып яшәгән егетнең гомер сукмагы фаҗигага китерде.
Г.Хәбибуллина,
прокурор урынбасары
Ф.Вахриева,
үз корреспондентыбыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6100
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4800
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика