Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Үз-үзен кызгану әсирлегендә

    Фатир мәсьәләсе күп гаиләләрнең арасын боза, ызгыштыра. Үз улларыннан җәфа чиккән өлкән яшьтәге ир белән хатын тарихы - моңа тагын бер дәлил. Чираттагы тапкыр иреккә чыкканнан соң, олы яшьтәге улы эшкә урнашканчы әнисенең фатирында яшәп торырга тели. Аракы эчмәскә, матди яктан ярдәм итәргә сүз бирә. Ханым риза була һәм аны...

    Фатир мәсьәләсе күп гаиләләрнең арасын боза, ызгыштыра. Үз улларыннан җәфа чиккән өлкән яшьтәге ир белән хатын тарихы - моңа тагын бер дәлил.
    Чираттагы тапкыр иреккә чыкканнан соң, олы яшьтәге улы эшкә урнашканчы әнисенең фатирында яшәп торырга тели. Аракы эчмәскә, матди яктан ярдәм итәргә сүз бирә. Ханым риза була һәм аны вакытлыча фатирына рәсмиләштерә. Тиздән бу гамәленә бик нык үкенә. Улы беркайда да эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана, ата-анасын кыйный, пенсияләрен талап ала, фатирда бар нәрсәне вата, җимерә һәм боза. Кыйнау фактлары полициядә һәм район үзәк хастаханәсендә теркәлеп барыла.
    Бергә яшәү куркыныч һәм түзмәслеккә әйләнгәч, ханым район судына улын фатирдан чыгару, торактан файдалану хокукы булмау сәбәпле, теркәүдән төшерү дәгъвасы белән чыга.
    ТРның атказанган юристы Лидия Коровина рәислегендәге суд утырышында түбәндәгеләр билгеле була. Элек, М. гаиләсе Яшел Үзәндә яшәгәндә, уллары аларның өен яндыра, шуның өчен әти-әнисе бу ерткычтан ераккарак китә. Ә хәзер иза чигүче картлар күршеләрендә, туганнарында яшеренергә яисә кунакханәдә яшәргә мәҗбүрләр.
    Уллары, аларны тынычлыктан мәхрүм итүе генә җитмәгән, фатирны бүләккә рәсмиләштерүне таләп итә.
    Бәла-улны кулга алганнан соң, ир белән хатын бераз тынычланып, өйләренә кайта.
    Шаһитлар, шул исәптә күршеләре, улларының ишек ватуы, подъездда тавыш куптаруы, сәрхүшләр алып килүе турында җентекләп сөйләделәр. Судта өлкән яшьтәге парның кызы аңлатканча, әтиләре онкологик авыру, операция кичергән. Исерек абыйсының ата-анасын кыйнавын белгәч, ул әтисен үз янына ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
    Федераль судья Л.Коровина билгеләвенчә, соңгы вакытта өлкән яшьтәге менделеевлылар тормышларын тәмугка әверелдерүче эчкече балаларына дәгъва белән суд инстанцияләренә еш мөрәҗәгать итәләр. РФ Гражданлык Кодексының 304 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, милекче үз хокукларын бозуны бетерүне таләп итә ала.
    Хосусый милек иясе белән гаилә мөнәсәбәтләре тукталу сәбәпле, элеккеге гаилә әгъзасының фатирдан файдалану хокукы сакланмый.
    - Әгәр дә гражданин, бу очракта хужабикәнең улы, - дип аңлатма бирә Лидия Ивановна, - әнисе әйткән вакытка торакны азат итмәсә, аны суд карары нигезендә чыгарачаклар.
    РФ Торак Кодексының 25 нче маддәсенең икенче өлеше һәм 91 нче маддәсенең беренче өлеше буенча фатирдан чыгару - җаваплылыкның соңгы чарасы. Моннан тыш, суд җавап бирүче кеше ягыннан, милекченең кисәтүенә карамастан, хокук бозуны системалы дәвам итүе турындагы фактларны дәлилләргә тиеш. Дәгъваны канәгатьләндерү турында карар кабул итеп, суд китерелгән исбатлауларны бәяләп, җавап бирүче дәгъвачының хокукын бозуы, фатирда әти-әнисенә түзеп булмаслык шартлар булдыруы, шул сәбәпле милекченең хокукларын яклау кирәклеге турында нәтиҗәгә килде. Суд милекченең дәгъва таләбен тулысынча канәгатьләндерергә дигән карар чыгарды. Җавап бирүчене дәгъвачының гаилә әгъзасы булмавы, гомуми хуҗалык алып бармавы, торак йортны куллану хокукын югалтуы сәбәпле, мәҗбүри чыгарырга һәм теркәү исәбеннән төшерергә дигән карар чыгарды.
    Әлеге эш фигуран-тының фамилиясен язмадык, аның әти-әнисе начар данга лаек түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: