Эшеннән өенә кайтмаган
16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Эченә кадаганнар 21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54...
16-22 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән унбер җинаятьнең тугызы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы чаралар, "Контрафакт" операциясе үткәрелде, 1051 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Эченә кадаганнар
21 апрельдә үзәк больницаның кабул итү бүлмәсенә эче пычак белән яраланган 1977 елгы менделеевлы мөрәҗәгать итә. Җинаять кылуда 54 яшьлек ир шикләнелә. Ул беркайда да эшләми, элек хөкем ителгән.
Тагын кәрәзле телефоннар
Ун яшьлек менделеевлының аралашу чарасын сәнгать мәктәбе фойесында алалар. Урланган телефон 2001 елгы малайда табыла. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесендә тагын бер телефон югала. Билгесез кеше аны 2003 елгы кызның кесәсеннән ала.
Койманы - металлга
21 апрельдә Гунин урамындагы бер йорттан чуен койма урлануы турында хәбәр алына. Койма сүтелгән килеш металл кабул итү пунктында табыла. Караклар тоткарлана.
Акча үзләштергән
1987 елгы менделеевлы ярты ел сәүдә нокталарына икмәк-булка әйберләре ташый. Ләкин алынган акчаларны кассага тапшырырга ашыкмый. Нәтиҗәдә икмәк заводына ун мең сумнан артык зыян килә.
Операция барышында
"Контрафакт" операциясе барышында Алабуга-Әгерҗе трассасының 15 нче километрында 1981 елгы шәһәрле идарә иткән җиңел машинаны тикшергәндә арткы утыргычта һәрберсе 400әр грамм авырлыктагы өч кап кондитер мәге табыла. Шоферга һәм пассажирга медицина тикшерүе үткәрү аларның марихуана, амфетамин куллануларын ачыклый.
Эшеннән кайтмаган
Район авылларының берсендә яшәүче 1969 елгы ир 18 апрельдән бирле югалганнар исемлегендә. Ул шул көнне иртәнге җидедә эшеннән китә һәм өенә кайтмый. Озак вакыт спиртлы эчемлекләр кулланган.
Ноябрьдә югалган
19 апрельдә Монай авылы янында Тойма елгасы ярында гәүдәсе таркала башлаган хатын-кыз мәете табыла. Тикшерү барышында аның узган елның ноябрендә район авылларының берсендә югалган 1952 елгы хатын булуы ачыклана.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, шуларның 16сы - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 105 очрагы ачыкланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.15700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.12200
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла10800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.16800
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4910400
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды11700
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде16500
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак13000
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.12800
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14200
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.16800
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде16500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика