Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Пермь университетында сигез кешене атып үтерүче егет юрфакта укыган

    Бүген Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университетында бер егет сигез кешене атып үтерде, тагын 24 кешене яралады. Җинаятьче үзе дә биредә – юридик факультетта укыган. Бу турыда Татар-информ хәбәр итә.

    Атучы егет — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров «Криминалистик экспертизалар» профиле буенча белем ала, ул «суд эксперты» булырга җыена.

    Атыш 20 сентябрьдә иртүк була. Сигез кеше урында ук үлә, 24 кеше зыян күрә. Атучы тоткарланды. Тоткарлаган чакта ул каршылык күрсәткән, аны яралаганнар. Җинаять эше ачылды, диелә хәбәрдә.

    Университетта атыш башлангач, студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып китә, башкалары аудиторияләргә кереп бикләнә, тәрәзәләрдән чыгалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: