“Спайслар” белән куркыныч уеннар
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды. 32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек...
Наркоконтроль хезмәткәрләренең махсус операциясе нәтиҗәсендә Татарстанга төньяк башкаладан синтетик наркотиклар китерүнең бер каналы ябылды.
32 яшьлек Менделеевск кешесе республикада тарту катнашмалары сатуны оештырган. Наркоэшкуар озак вакыт Мәскәүдә яшәгән, беренче зарарлы "спайслар"ны шунда татып караган. Туган ягына кайтып, тормышта юнәлешләре һәм максатлары булмаган балачак дусларын криминалга җәлеп иткән. Аның законсыз эшчәнлек үзәге туган шәһәрендә булган, ләкин менделеевлы наркотик сатуны Алабугада һәм Чаллыда да көйләргә исәп тоткан. Шул максат белән автошәһәргә үзенең җинаятьтәшен җибәргән, тегесе анда кызы белән күчеп киткән.
Кыңгыр юлдан йөрүче 29 яшьлек егет героин һәм марихуана кулланган өчен берничә мәртәбә наркополицейскийларга эләгә. Әмма яшь кеше, бу гамәленең ахыры ничек бетәсен тулы мәгънәдә аңламыйча, арендага алган фатирда тарту катнашмалары фасовкалый һәм саклый. Клиентларны ул кулланучылар арасыннан эзли, җинаятьчел наркотөркем әгъзалары үзләре дә "спайс" тарталар. Оператив хезмәткәрләрдәге мәгълүмат буенча, наркотиклар Санкт-Петербургтан китерелә.
Наркодилерларны тоткарлау өчен җитәрлек дәлил туплап, Татарстанның наркоконтроль хезмәткәрләре махсус операция үткәрә. Аның барышында вакытлыча арендаланган фатирда бер килограммнан артык марихуана һәм куллану өчен әзер 60 доза "спайс" табыла. Наркотикларны законсыз саткан өчен җинаять эше кузгатыла. Шиклеләргә 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный.
Кагыйдә буларак, мондый җинаятьләр җентекләп планлаштырыла һәм системалы характер йөртә, шунлыктан алар авыр һәм аеруча авырлар категориясенә кертелә. Бу проблеманың тагын бер аспекты бар. Россия буенча яңа синтетик наркотик кулланучы яшь кешеләрнең күпләп үлүе күзәтелә. Наркоманнар "спайслар"дан акылларын гына түгел, тормышларын да югалталар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.2900
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.10000
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.16300
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.17200
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.14200
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.12400
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.15100
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.15800
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.13000
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.15500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.17200
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.16300
-
2 август 2022 - 10:16Бондюгада авыл көне гөрләп узды Чара кысасында чишмә изгеләндерү тантанасы булды.15900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика