Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Абзар янды, йортны саклап калдылар

86 һәм 79 нчы янгыннан саклау часте хезмәткәрләре өчен чираттагы кизү тору мәшәкатьле булды.

Кичен«01» пультына Яңа Кокшанда пенсионерларның йорт хуҗалыгында янгын чыгуы турында хәбәр алынды. Посёлокка килүче янгын сүндерүчеләр кешеләрнең ялкын телләре үрмәләүгә ничек итеп каршылык күрсәтүен күрделәр. Янгын белән көрәшүчеләр утны тиз сүндерделәр, ләкин сарайны саклап кала алмадылар, шулай ук торак йортның каймасы бераз янды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын күзәтчелеге бүлеге күзәтүчесе Фёдор Галанин, ут чыгуның сәбәбе ачыклануын, йорт хуҗасының милке иминиятләштерелгәнлеген билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев