Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алимент түләмәсәң нинди җәза көтә

Район суды алимент түләүдән читләшүе өчен 39 яшьлек әти кешене җиде айга төзәтү эшләренә җәлеп итте.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе 1 нче өлеше нигезендә – балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә средстволар түләүдән баш тартуы өчен, җинаять кылуда гаепле дип таный. Суд билгеләвенчә, менделеевлы кызына 2008 елның июненнән хезмәт хакының дүртенче өлешен алимент буларак түләргә бурычлы. Әлеге гамәлне үтәмәгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралуы турында берничә мәртәбә кисәтелсә дә, ул алимент түләми, эшкә урнашмый һәм баласына ярдәм итми һәм аңа 600 мең сум бурычы җыела. Әти кеше үз гаебен тулысынча таныды. Прокуратура җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Нәтиҗәдә суд аңа, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу белән, җиде айга холык төзәтү эшләрен билгеләде.

Ваемсыз әти-әниләр законны гамәлгә ашыручыларга үзләрен эзләве ялыктырыр һәм алар башка тәэсир итү чараларын тапмаслар дип уйлыйлар. Алиментлардан, шулай ук башка бурычлардан да, качып котылып булмый. Һәм иң яхшысы – кырыс чаралар кулланылганчы, әҗәтне түләргә кирәк. Кызганычка каршы, намуссыз әтиләргә карата, балалары каршында үз бурычларын үтәсеннәр өчен, еш кына катгый чаралар кулланырга туры килә.

Прокуратура материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев