Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Фаҗига булганчы

Район прокуратурасы пенсионерга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд элек хөкем ителгән 62 яшьлек менделеевлыны РФ Җинаять Кодексының 117 нче маддәсенең 1 нче өлеше (каты газаплау) һәм 119 маддәсенең 1 өлеше (үтерү белән янау) нигезендә гаепле дип таныды. Суд утырышында болай диелде: агымдагы елның апрелендә гаепләнүче, «яшел елан» кочагында вакытта хатынын кыйный. Яңагына сугу һәм кыйнауларны бер генә мәртәбә кылмый, күрәсең, ир-ат үзен генә яратуын шулай дәлилли. Чираттагы низаг вакытында ул хәтта пыяла шешә белән кизәнеп, физик җәзалау белән дә яный.

Җәнҗалчы үз гаебен тулысынча таныды. Судья аңа бер ел ярымга шундый ук сынау вакыты белән шартлыча ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

– Гаиләдә эчкече кеше булу зур бәла. Алкоголь куллану проблемасын һәркем үзләренчә хәл итәргә тырыша. Кагыйдә буларак, мөстәкыйль рәвештә эчүне ташларга күпләрнең ихтыяр көче җитми. Шуңа күрә аның янәшәсендәгеләр иза чигә. Эчкече ата-ана – үзе өчен генә түгел, якыннары өчен дә бәхетсезлек китерә, аеруча балаларга. Аларның күбесе әнисенең яки әтисенең «эчкече эстафетасын» дәвам итә. Бу икеләтә куркынычрак, – дип аңлатма бирде прокурор ярдәмчесе Оксана Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев