Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Менделеевск судында ачык ишекләр көне

Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Менделеевск район суды рәисе – Денис Токтаров. Судья ярдәмчесе Юлия Малафеева кызлар һәм егетләр өчен экскурсия үткәрде, утырыш, архив һәм музей залларын күрсәтте. Укучылар мировой судья Юлия Шәрифҗановага сораулар бирделәр. Ул үзенең һөнәри эшчәнлеге, суд системасы турында сөйләде. 
– Укучылар белән очрашудан яхшы тәэсирләр калды. Бәлкем, нәкъ менә суд системасы белән озакка сузылмаган танышу укучыларның язмышын хәл итәр. Яшьләр үз күзләре белән суд эшчәнлеген күрделәр, андагы эшләр санын һәм күләмен бәяләделәр, хезмәткәрләр белән очраштылар. Мондый чаралардан соң үсеп килүче буында судка, анда эшләүчеләргә карата уңай фикер формалашыр, дип ышанам, – дип белдерде мировой судья Юлия Шәрифҗанова. 
Очрашу ахырында укучылар истәлеккә гомум фотога төштеләр.

 Джулия Искәндәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев