Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Менделеевскида, тәмәке тарту сәбәпле, фатирда янгын чыкты

15 майда 6 сәгать 1 минутта 86 янгыннан саклау часте пунктында Фомин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Әлеге вакыйгага Россия МЧС ының район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Дамир Гәлиуллин аңлатма бирде.

— 6 сәгать биш минутта янгын урынына 86 янгыннан саклау часте хезмәткәрләре килә. Беренче кат тәрәзәсеннән тирә-юньгә, подъездга төтен тарала. Янгын тиз арада сүндерелә. Ут чыгуның сәбәбе — тәмәке тартканда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәмәү, — дип хәбәр итә Д. Гәлиуллин.

Матди зыян исәпләнә. Зыян күрүче хатын-кыз тәне пешеп БСМПга госпитальләштерелә.

— Хөрмәтле менделееевлылар! Исегездә тотыгыз, тәмәке тартканда саксыз эш итү — янгын чыгуның киң таралган сәбәбе. Ут белән эш иткәндә уяу булыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытмагыз, — дип мөрәҗәгать итә күзәтчелек бүлеге инспекторы.

Фото район күзәтчелек бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев