Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклар – хәйләләп сатып алучылар

Статистика күрсәтүенчә, кәрәзле телефон ияләренең биш проценты диярлек мобиль мошенник корбаны булалар.

Соңгы вакытта полицейскийлар менделеевлыларның игътибарын мошенниклык очраклары булу ихтималы турында даими кисәтеп торсалар да әлеге мәсьәлә актуаль булып кала бирә. Интернетта товар сатып алу-сату белән бәйле җинаятьләр еш очрый, нигездә, “Авито” яисә “Юла” сайтларында.

Бу мошенниклыкның алымнары даими алышынып торуга бәйле, ә аферистлар кулланган номерлар еш кына урланган була. Шуның өчен мошенникның кем булуын ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту авыррак.

Узган атнада Эчке эшләр бүлегенә 46 яшьлек шәһәрле гариза белән мөрәҗәгать итте. 20дән 22 сәгатькә кадәр бер кеше аның фикерләрен чуалтып, дүрт абонент номерын кулланып, 52 мең акчасын кулга төшергән.

Белгеч киңәшләре
Мәгълүматның дөреслеген белү өчен үзегезнең фикерләү генә җитмәсә, якыннарыгызны да җәлеп итегез. Мондый сәер телефон шалтыратулары булганда, полициягә хәбәр итегез.

Интернет аша товар сатканда яисә сатып алганда банк картасына бәйсез булган телефон номерын күрсәтегез.

Сатып алучыларга үзегезнең банк картасы мәгълүматларын әйтмәгез ( номер, иясенең мәгълүматларын, яклаучы кодны)
Билгесез счётларга яисә абонент номерларына акча күчермәгез.

Җинаятьче гамәлләреннән зыян күргәндә кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Бу турыда хокук саклау хезмәткәрләре ни кадәр тизрәк хәбәрдар булса, җинаятьнең тизрәк ачылу мөмкинлеге бар.

Аңлатма
Василий Симков, Эчке эшләр бүлеге начальнигы
– Мошенниклар корбаны булмас өчен башны эшләтү зарур.
Телефон аша сөйләшкәндә ул кешене чынлап та сатып алучы булуын белгән очракта гына тиешле гамәлләр кылырга кирәк. Чын сатып алырга теләүче бернинди хәйлә дә кормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X