Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шәһәр урамнарында битлек-перчатка режимы үтәләме

Менделеевск полицейскийлары сәүдә объектларында һәм җәмәгать урыннарында рейд үткәрделәр. Алар битлек-перчатка режимы үтәлү-үтәлмәвен тикшерделәр.

– 12 майдан республиканың барлык территорияләрендә дә маскалар һәм перчаткалар куллану мәҗбүри. Аларны кибетләргә кергәндә, җәмәгать транспортында, таксида барганда яисә кешеләр белән аралашканда кияргә кирәк, – дип хәбәр итәләр хокук саклау хезмәткәрләре.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, маскалар яисә респираторларны автозаправкаларда, паркларда, скверларда, урамда, вокзалда яисә стадионда, шулай ук чәчтарашханәләрдә һәм автомастерскойларда, лифтларда һәм йортларның баскычлар булган мәйданчыкларында булганда кулланырга кирәк.

– Әлеге таләпләрне игътибарсыз калдыру гражданнарның сәламәтлегенә куркыныч тудыра һәм Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.61 маддәсе буенча җаваплылык өсти.

Закон бозучы физик затларга 1000нән 30000 сумга кадәр штраф каралган, – диләр полиция хезмәткәрләре.

Тикшерү күрсәтүенчә, күбесе шәхси саклану чараларын күрә. Биттәге повязкалар актуаль була башлады һәм акрынлап гамәлгә керә. Кибетләрдәге сатучылар битлекләрдә, перчаткаларда эшли башладылар. Кассалар янында йогышсызландыручы средстволар бар.

Менделеевлыларга парклар һәм скверларда йөрергә мөмкин. Ләкин бу уңайдан мәҗбүри куркынычсызлык чаралары каралган – дистанцияне саклау (массакүләм булмаган прогулкалар рөхсәт ителә), битлекләр, перчаткалар куллану һәм кулларны йогышсызландыру.

Әгәр дә сәүдә объектларында шәһәрлеләр тәртип кагыйдәләрен үтәргә тырышсалар, урамда хәл башкача. Аллеяда йөрүчеләрнең күбесендә шәхси саклану средстволары юк. Кайберсе кагыйдәләрне бозмауларын исбатларга тырышты. Икенчеләре полиция патрулен күрү белән битлекләрен киде.
Рейдка ЭЭМ шәхси составы җәлеп ителде. Тикшерү барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.

Битлек биттә булырга тиеш. Әгәр дә ул букчада яисә кесәдә икән – бу кагыйдә бозу һәм беркетмә төзелчәк, – дип аңлаталар полициядә.

Яңа кагыйдәләр авыручылар санын киметүгә юнәлдерелгән. Хокук саклау хезмәткәрләре халыкка бу хәлләргә аек акыл белән карарга һәм һәркемне җаваплы булырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев