Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шәһәрдә йөрү буенча законсыз эшчәнлек

Шәһәрдә йөрергә хокук бирүче белешмәләр әзерләү һәм сату буенча законсыз эшчәнлекнең өч очрагы мәркәзебездә полицейскийлар тарафыннан туктатылды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ министрлыгының матбугат хезмәте.

Республика Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре «Whatsapp» социаль мессенджеры һәм «Вконтакте» социаль челтәре аша бер белешмәне 1000 сумнан 2000 сумга сатуларының эзенә төште. Ялган белешмә сатучыларны полиция хезмәткәрләре тоткарлады, алар буенча тикшерү факты бара.

Кулга алынучыларның берсенә РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 1 бүлеге (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әйләнешкә җибәрү) буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев