Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Торак йортларны саклыйк

Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.

– Ике ел элек подъездда косметик ремонт үткәрелде. Бүген анда нәрсә күрәбез – стеналарга әһлаксыз, цензурасыз сүзләр язылган. Кеше булганның кадерен белми, – диде йорт комитеты рәисе Алик Анисян.

– Хөрмәтле өлкәннәр, зинһар өчен, балаларның тәртибенә игътибар итегез. Үзегез яшәгән йортны саклагыз, – дип өстәде «Бондюжский» ТИС рәисе Рәмзия Әхмәдиева.

Исегезгә төшерәбез, кайбер очракларда гражданнар вандалчылык гамәлләре өчен ягъни биналарны яисә корылмаларны пычратканда, нәҗесләгәндә, җәмәгать транспортында яисә башка җәмәгать урыннарында милекне бозганда, ватканда җинаять җаваплылыгына җәлеп ителергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев