11-17 апрельгә йолдызнамә
Башланып киткән атнада йолдызлар фаразы белән танышырга чакырабыз.
Кучкар
Бу атна Кучкарлар өчен шактый сәер булып тоелыр. Әлегә кадәр уңышсыз булып тоелган тырышулар кинәт ис киткеч нәтиҗә китерер, ә уңышлы дип көткәне киресенчә тоткарланырга мөмкин. Бу көннәрдә берәүне дә тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, бигрәк тә – кеше артыннан сөйләргә.
Үгезбозау
Бу атнада Үгезбозауларга үзләрен күрсәтергә кирәк. Кыюлык, булдыклылык – сезнең шәхси эшләрегездә дә, карьерагызда да уңыш китерә торган сыйфатлар. Никахта торганнардан сабыр булу сорала: сөйгән ярыгыз хәзер киреләнергә һәм хәтта гауга чыгарырга мөмкин.
Игезәкләр
Алдагы атнада хезмәткә кагылышлы эшләр турында һәм бигрәк тә планнар турында артыгын сөйләү киңәш ителми. Бу сезнең нәкъ менә хәзер үсеп баручы карьерагызга комачау итәргә мөмкин. Бәлки, моның өчен югарырак торган затлар ярдәменә таянырга туры килер.
Кысла
Бу атнада Кыслалар белемнәрен арттыру өстендә эшләячәк, бу аларның тормышларын кискен үзгәртергә мөмкин. Якыннарыгыз сезгә һәр яклап та теләктәшлек белдерәчәк. Бары тик бераз гына уйларга һәм тәвәккәлләнергә кирәк.
Арыслан
Бу йлдызлык астында туучыларны киләсе атнада финанс яктан кыенлыклар көтәргә мөмкин. Дөрес, алар сезгә барыннан да азрак кагылачак, әмма барыбер саклык белән эш итәргә киңәш ителә. Ялгыз Арысланнар инде күптән таныш булган кешенең үзен ошатуын тоерга мөмкин.
Кыз
Бу атнада Кызларны гаилә әгъзаларының берсенә кагылышлы яңалык сөендерер. Дөрес, аңа бәйле рәвештә чыгымнар барлыкка килергә мөмкин, ләкин алар сезнең бюджетка зур зыян китермәячәк. Гомумән алганда, бу көннәрдә сезгә уңыш елмаячак.
Үлчәү
Бу атнада Үлчәүләрнең үз-үзләренә ышаны сизелерлек артачак. Сез рәхәтләнеп аннан файдалана аласыз. Бу сезгә эшлекле сөйләшүләрдә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә ярдәм итер. Ләкин өлкән яшьтәгеләр белән сак булыгыз, алар шаяруны аңламаска мөмкин.
Чаян
Бу билге вәкилләренә үз-үзе белән тагын да ныграк горурлану мөмкинлеге алыр. Кемдер –һөнәри җиңүгә, кемдер – бизнеста уңышка ирешер, ә кемдер сенсациягә китерәчәк роман белән мактана алачак.
Укчы
Бу атнада көнкүрешкә бәйле вак күңелсезлекләр килеп чыгуы ихтимал. Бәлки ниндидер прибор ватылыр, йорт хайваны авырып китәр яки тышкы кыяфәтегездән канәгатьсезлек барлыкка килер. Таныш булмаган кешеләрнең тәнкыйтен тыңламагыз: бу, мөгаен, көнләшү чагылышы гынадыр.
Кәҗәмөгез
Көчле сиземләү бу атнада сезгә күп кенә кыенлыкларны хәл итәргә ярдәм итер. Беренче чиратта болар финанслар белән бәйле. Шәхси тормышта да авырлыклар килеп чыгуы ихтимал. Сезгә бер-берегезне аңларга тырышыгыз.
Сукояр
Бу атнада сезгә күп эшләргә туры киләчәк. Бу әле күптән түгел генә эш урынын алмаштыручылар яки алданып акча югалтканнар өчен аеруча актуаль. Шәхси эшләрдә хәл бераз җайланып китәчәк, монда дулкынлану тудырырлык берни дә күренми.
Балыклар
Киләсе атнада йолдызлар сезгә әйләнә-тирәдәгеләрнең, бигрәк тә якын кешеләрнең фикеренә игътибарлы булырга һәм алар белән хисаплашырга киңәш итәләр. Бу чорда сезгә хәйлә корып, вак-төяк әйберләрдә дә алдарга ярамый: барысы да шунда ук ачылып кыен хәлдә калуыгыз бар.
Фото-превью:pexels.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев