Менделеевск Балалар Думасы депутаталары Радмир Беляев белән очраштылар
Балалар думасына 19 депутат сайланган.
Район башлыгы Радмир Беляев Балалар Думасы депутатлары белән очрашты. Утырыш башында депутаталарның куратора Чулпан Муратова думаның эшчәнлеге турында сөйләде. Яңа уку елының 11 сентябрендә үткән тавыш бирү нәтиҗәсендә 19 депутат сайланган.«Яшлек» үзәгендә үткән әлеге очрашуда балалар район башлыгына кызыксындырган сорауларын бирделәр, теләкләрен яңгыраттылар. Радмир Илдарович аларга белем алуның әһәмияте, аның тормышта һәм карьера ясауда ролен үз тәҗрибәсе мисалында сөйләде, планнары белән бүлеште.
"Яшьләр политикасы безнең өчен алдынгы урында. Шәһәребезне аларны кызыктырырлык, горурланырлык итәзебез килә. Яшьләр өчен инфраструктура будырганда, аларның фикере белән кызыксыну урынлы. Әлеге очрашу да фикер алышу, балаларның теләкләрен ишетү өчен оештырылды",- диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев