Менделеевск районы делегациясе танк училищесы полигонында булды
Моның турында үз телеграмм-каналында район башлыга Радмир Беляев хәбәр итте.
«Сугышчыларыбыз белән очраштык, ашамлыклар һәм үзләре сораган кирәк-яраклар салынган посылкаларны тапшырдык, киләсе очрашуга нәрсә алып киләсен сорадык, сорауларына җавап бирдек һәм солдат обедын авыз иттек.
Егетләребезне әйбәт ашаталар. Шулай да, без районда аларга посылка җыябыз. Киләсе атнада һәр солдатка шәхси җыелмалар илтәчәкбез.
Сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә. Якшәмбе көнне туганнары белән очрашу өчен автобус сәяхәте оештырылачак», – диелә хатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев